ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 август 2022, 07:35

Яугир-каһарманга багышлап

Билгеле булуынча, бу көннәрдә Башкортстанда Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең беренче командиры, генерал-майор М.М.Шәйморатовның тууына 123 ел тулуга багышланган күп санлы чаралар үтә.

Яугир-каһарманга багышлапЯугир-каһарманга багышлап
Яугир-каһарманга багышлап

Шушы уңайдан һәм республикада игълан ителгән “Шәйморатовчылар” музей акциясе чикләрендә Чакмагыш тарихи-крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Башкортстанның данлы улы – Шәйморатов” дип исемләнгән дәрес оештырды. Чарага район үзәгенең “Шатлык” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре чакырылды. Дәрес барышында балаларны каһарманның тормыш һәм данлы хәрби юлы белән таныштырдылар, биредә М.М.Шәйморатовка багышлап җиһазланган экспозиция һәм музей экспонатлары белән таныштырдылар. Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Чакмагыш тарихи-крайны өйрәнү музееның “Бәйләнештә” сайтындагы сәхифәсе.

Автор:
Читайте нас