

Тәрбияләнүчеләребез өчен – гүзәллек бәйрәме Гөлназ Мөхәммәтгәрәева, мәдәни оештыручы. Җәй айларында җиребез гөл-чәчәкләр белән чигелгән искиткеч күркәм келәмне хәтерләтә. Җирнең кабатланмас гүзәл бизәге булган шушы табигать байлыгына багышлап халыкара бәйрәм – Чәчкәләр көне билгеләнә. Чәчәкләр – табигатьнең аңлатып булмый торган тылсымлы могҗизасы. Алар дөньябызны чагу төсләр белән бизи, кәефне күтәрә, уңай хисләр тудыра. Күптән түгел Бакалы психо-неврология интернатының Яңа Балтач авылындагы фиалиалында да күркәм чара – шушы гүзәл үсемлекләрне яратучыларны очраштырган-берләштергән Чәчкәләр бәйрәме үтте. Интернат биләмәсенең иртә яздан кара көзгә кадәр чәчкәләргә күмелеп утыручы гөл-бакча булуын якташлар күптән белә инде. Халыкара Чәчкәләр көне уңаеннан бездә тәрбияләнүчеләр өчен мәдәни программа әзерләнде, аларның яраткан җырлары һәм биюләре башкарылды. Матурлыкка багышланган гүзәл бәйрәм тәрбияләнүчеләргә яхшы кәеф, уңай эмоцияләр бүләк итсен өчен интернат хезмәткәрләре зур тырышлык салды.