ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
30 август 2022, 11:10

Депутаттан укучыларга бүләк

  Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов Гаилә хезмәтендә булып, тантаналы рәвештә укучыларга канцелярия товарлары тутырылган рюкзаклар бүләк итте.

Депутаттан укучыларга бүләкДепутаттан укучыларга бүләк
Депутаттан укучыларга бүләк

Ирек Марс улы балаларга уңышлы һәм җиңел уку елы, күпсанлы яңа белем алуларын һәм күпсанлы ачышлар, шулай ук ныклы сәламәтлек һәм һәрчак уңышларга ирешүләрен теләде. Чара ахырында Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова депутатка ел саен үткәрелә торган хәйрия акцияләрендә катнашуы өчен олы рәхмәт белдерде һәм БР Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Хәким кызы Иванованың Рәхмәт хатын тапшырды. Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Гаилә хезмәтенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:
Читайте нас