

Бүлекчә җитәкчесе Рушан Ревенер улы Усмановны безнең эшче төркем Яңа Коты һәм Бикмәт авыллары арасындагы 91 гектар мәйданга урнаштырылган “Бейсик” сортлы элита арпасын орлыкка суктырып алу барышында – басудагы кызу урак мәлендә тап итте. Агроном Илдар Таһир улы Даутов белән бергәләп алар әлеге культураның сыйфат күрсәткечләрен аныклау белән мәшгуль иделәр. –Күреп торасыз: чыгышы ярыйсы гына – быелгы корылык шартларында да уртача 45әр центнер төшем биреп сөендерә. Шуңа да игү өчен шушы сортны орлыкка салабыз да инде, – диде Рушан Ревенер улы. Бүлекчәдә башкарылган эшләр турында әңгәмәләшеп алдык. Һәр елдагыча, чәчүне оптималь вакыт эчендә яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыгу быелгы корылык шартларында да ярыйсы ук уңыш үстереп алу өчен нигез тудырган. Дымлы туфракка гербицидлар белән яхшылап эшкәртеп күмдерелгән бөртекләр дә, уҗым культуралары да тиешенчә тәрбияләнелү аркасында дәррәү күтәрелгән, корылыкка да артык бирешмәгәннәр. Уракка керешкәнче 3700 тонна яхшы сыйфатлы сенаж базлаганнар, 260 тонна коры печәнне төргәкләргә урап, сөтчелек фермалары янәшәсенә саклагычка кайтарып өйгәннәр. Коры эссе һава уракны тизләтсә дә, знамялылар аңа яхшы әзерлек белән кергәннәр. Без барган көнгә 109 гектардан борчак (һәр гектардан уртача 24,7шәр центнер төшем белән), 368 гектардан уҗым бодае (гектар куәте 32,2 шәр центнер), 570 гектардан арпа (уртача 34әр центнер) җыеп алырга өлгергәннәр дә инде. Уңыш ярыйсы гына – барлык культуралар буенча да уртача 32шәр центнердан да түбән түгел әлегә. Уракта булдыклы комбайнчылар Алмаз Мостафин (бу көнгә үзенә беркетелгән комбайн бункерыннан 10100 центнер ашлык озатырга өлгергән), Дамир Әхмәдиев (7000 центнер), Шамил Кәримов (4500 центнер), Илнар Мөхәммәдиев (4300 центнер), Раил Сәлихов (4200 центнер) тырышлыклары белән аерылып торалар икән. Басу белән ындыр табагы арасын үзләренә беркетелгән “КамАЗ” автомашиналарында Илгиз Юнысов (15000 центнер), Рузил Нургалиев (13000 центнер) һәм Ришат Габдуллин (7800 центнер) хезмәтләндерә. Форсаттан фай- даланып, комбайнчылар Дамир Әх- мәдиевны (ярдәмчесе Динислам Хафизов белән янәшә бастырып) һәм Илнар Мөхәммәдиевны фо- торәсемнәргә төшереп алдык. Бу ир-егетләр “Нью-Холланд” ком- байннарында ал-ял белми эшләп, зур нәтиҗәлелеккә ирешәләр. Рушан Ревенер улы әлеге көндә җирләрне туңга сөрү һәм уңым культураларын чәчүгә әзерлек барышы турында да бәян итте. “К- 744” маркалы куәтле тракторга идарә иткән Радис Мәхмүтҗанов 700 гектардан артык мәйданны сөреп чыгарга өлгергән дә инде. Ашлыгы артыннан саламы да җыеп алынган басуларда бу эшчәнлек артабан да дәвам иттереләчәк. Шундый ук маркалы тракторга көйләнгән “Херш” чәчкеч комплексында Салават Нуркаев бүгеннән үк уҗым культураларын чәчүгә керешергә әзер. Әйткәндәй, быел 560 гектарда уҗым бодае, 360ына арыш чәчәргә ниятлиләр икән. Тырыш хезмәтең уңыш белән аклануын күреп-тоеп эшләве дә кү- ңелле. Знамялылар бу җәһәттән үз- ләрен бәхетле хис итәләр – елына карата уңыш ярыйсы гына алына. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен, җиңүләр тыныч хезмәт фронтында гына яулансын иде, дип телибез.