

Ул монда белем алучы студентларга һәм колледжга килгән һәр кешегә якташыбызның батырлыгы турында искәртеп торачак. Каһарман якташыбыз турындагы истәлек мәңгелеккә кешеләр күңелендә кала. Аңа нибары 31 яшь иде… Данил Венер улы Украина территориясендә барган махсус операция вакытында һәлак булды. Каһарманлыгы өчен вафатыннан соң Каһарманлык һәм генерал Шәйморатов орденнары белән бүләкләнде. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеев, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының фән һәм югары белем бирү бүлеге начальнигы И.Т.Митянина, Чакмагыш районы хәрби комиссары А.Х.Хәбиров катнашты. Алар барлык якташлар өчен үрнәк булган каһарман райондашларыбызның каһарманлыгы турында сөйләде. Хәрби хезмәтнең кырыс шартларында, туган җирдән еракта, ул хәрби антка, сугышчан һәм кешелек бурычына ахыргача тугры калды. Тактаташ ачу тантанасында Данил Венер улының әнисе, гомер юлдашы, туганнары һәм якыннары, дуслары, сабакташлары һәм шушы уку йортында белем биргән укытучылары да катнашты. Алар каһарман якташыбыз турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре патриотик һәм Ватан, туган җир турындагы җырлар башкарды.