ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
1 сентябрь 2022, 11:20

Уңышлы-имин, казанышларга бай ел булсын

1 сентябрь – илебездә Белем көне! Китап-дәреслекләр, чәчкәләр, очрашулар, елмаюлар, дусларның якты бәйрәме ул! Бүген район мәктәпләренең ишекләрләре яңа уку елына старт бирү өчен янә ачылды.

Уңышлы-имин, казанышларга бай ел булсынУңышлы-имин, казанышларга бай ел булсын
Уңышлы-имин, казанышларга бай ел булсын

Традиция буенча, бу көнне Чакмагыш беренче урта мәктәбендә дә Белем көненә багышланган тантана үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, мәгариф бүлеге начальнигы, педагогия фәннәре кандидаты Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Пенсия фонды дәүләт идарәлегенең Чакмагыш районындагы бүлеге начальнигы, район Советы рәисе Ләйсән Рәул кызы Мостафина, Чакмагыш районы прокуроры вазыйфасын башкаручы Виталий Валерьевич Уваров катнашты. Чара Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары белән башланды. Дәүләт флагын күтәрү хокукына уку алдынгысы Вәлияр Васильев, уку алдынгысы, укучылар олимпиадасының рус теле буенча республика этабы призеры Рияз Вәлиев, авыл җирлегендә эшләүче яшь укытучыларга тәгаенләнгән грант ияләре Алена Викторовна Ганиева белән Айгөл Марат кызы Ямалтдинова, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ирина Риф кызы Гыйләҗева ия булды. Бу тантанадан соң югары җитәкчеләр һәм мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов укучыларны һәм укытучылар коллективын, чарага килгән ата-аналарны яңа уку елы башлану белән котлап, бик күп җылы теләкләр җиткерделәр, аның уңышлы, имин булуын теләделәр. Артабан барлык сыйныфларда белем алучы уку алдынгылары тәбрикләнеп, аларга Мактау грамоталары тапшырылды. Быел беренче тапкыр мәктәп ишеген атлап кергән иң кечкенә укучылар – беренче сыйныфларның чыгышы да беркемне дә битараф калдырмады. Быел алар аеруча күп – биредә 90 кечкенә малай һәм кыз Белем иленә мавыктыргыч сәяхәтен башлаячак. Өлкән сыйныфлардагы апа-абыйлары аларны котлап, белем ачкычы тапшырды. Бәйрәм тантанасын мәктәп укучыларының музыкаль чыгышлары бизәде.

Автор:Рәзилә Арсланова.
Читайте нас