

Чөнки ул туган ягының тарихы белән кызыксына, авылдашларының батырлыклары, илбезгә куәт биргән эш-гамәлләре турында мәгълумат туплый, истәлекләр яза. Әңгәмәбез барышында да авылдагы сугыш чоры балалаларын, аеруча колхоз тормышында тырышып эшләгәннәрне зур хөрмәт белән телгә алды. «Мин бар гомеремне мәгариф системасында эшләүгә, авылдашларымның балаларына үз юнәлешем буенча төпле белем һәм тәрбия бирүгә багышладым. Авыл хакимияте башлыгы булып та эшләргә туры килде. Хаклы ялга чыкканнан соң да җәмәгатьчелек эшчәнлегендә актив катнашам. Кыскасы, һәрвакыт халык арасында, халкымның яшәү рәвеше күз алдымда, һәркайсы күңелемә якын, хөрмәтле», — дип башлады ул сүзен. Иң авыр елларда сабый гына чактан колхозда савучы, терлекче, механизатор булып эшләгәннәрне телгә ала-ала хәтер йомгагын сүтә ул. Укуга тырыш, булдыклы балалар үстергән ата-аналарга рәхмәте чиксез. Ирле-хатынлы терлекчелектә эшләгән Мәдинә һәм Хәмәтҗан Ситдыйковларга карата да: “ Ситдыйковларның гаиләсендә илгә лаеклы уллар-кызлар үсте. Уллары Айдар Ситдыйковның сыйныф җитәкчесе булдым. Тату-имин гаиләдә әйбәт тәрбия алып үскән балаларны укыту – укытучы өчен олы бәхет бит ул. Андыйлар тиңдәшләренә дә уңай йогынты ясый. Айдар бик итәгатъле, тәртипле булды, тырышлыгы белән аерылып торды”, — дип хөрмәт сүзләрен җиткерде. Әйе, Мәдинә һәм Хәмәтҗан Сит- дыйковларның балалары – йөз аклыгы: кайда яшәсәләр дә, нинди һөнәр ияләре булсалар да, сынатмыйлар. Фидакарьлек күрсәтеп эшләгәч, уңышка ирешәләр, үрнәкле яшәү рәвешләре белән абруй казаналар. Фидрат һәм Айдар Ситдыйковлар Уфада яшиләр, яраткан, муллык китергән эшләре бар. Әминә Хәмәт-җан кызы Дүртөйле районының Исмаил авылында гомер кичерә. Октябрьский шәһәрендә укып, пешекче-кондитер һөнәренә ия булган кыз эш эзләп аптырамый. Яратып сайлаган һөнәренә ул гомер буена тугры ка- ла. Хаклы ялга чыкканнан соң да эшкә чакырыла. Сеңлесе Алия дә апасы юлыннан атлый. Мәктәпне тәмамлау белән Чакмагышта кон- дитерлыкка укый һәм бар гомерен район кулланучылар җәмгыяте сис- темасында хезмәт күрсәтүгә багышлый. Күпъеллык стажга, бай тәҗ- рибәгә ия, кондитерлар мастеры буларак, байтак яшьләрне, яңа эш башлаганнарны хезмәт серләренә өйрәткән кеше. Әйткәндәй, озак еллар бер өлкәдә гаять дәрәҗәдә тырышлык салып эшләгәннәре өчен Әминә дә, Алия да Русия Федерациясенең хезмәт ветераннары медаленә ия булдылар. Быел Алия өчен тагын да шатлырак вакыйга булды: Русия Федерациясенең кулланучылар кооперациясенә 190 ел тулу уңаеннан аңа “Русиянең кулланучылар кооперативында на- муслы хезмәтләре өчен” дигән юбилей медале тапшырылды. Әнисә Хәмәтҗан кызы турында да күркәм сүзләр генә әйтәбез. Уфада полиграфия училищесын тәмамлап кайтканнан соң «Игенче» гәзите типографиясенә килде ул. Байтак еллар бер- гә эшләдек. Аннан Үрнәк авылы ки- лене булды. Аның уңганлыгы сокландыра. Тормыш юлдашы Илшат белән малтуар, кошкорт асрап, бак- чаларында яшелчә-җимеш үстереп, гөл-чәчәкләр арасында җитешлектә-муллыкта яшиләр. Әлбәттә, тырышлыклары, матур яшәргә омтылулары Бәхет сере – сөеп-сөелеп яшәүдә Рәзифә Сәхапова. – туган йортта алган тәрбиянең сөе- нечле нәтиҗәсе. Әминә Хәмәтҗан кызы кадерле- ләре турында сөйләп китте: «Без әткәй- әнкәебезнең татулыгын, бер- берсен яратып, саклап-курчалап яшәүләрен күреп үстек. Холык-фи- гыльләре буенча бераз аерылып торсалар да, алар искиткеч дәрәҗәдә бербөтен булып яшәделәр. Әткәебез ифрат сабыр кеше, тавыш күтәреп эндәшкәнен дә хәтерләмибез. Аның юмартлыгы, тыйнаклыгы таң калырлык иде. «Улларым, кызларым, торыгыз, тәмләп чәйләр эчегез», – дип иркәләп кенә уятып, безне мәктәпкә озатыр иде. Чөнки әнкәебез таң атканчы эшкә киткән. Әнкәебезнең безне яратуы, бәхетле язмышлы итәргә теләве аның усаллыгы аша безнең холык-фигыльләребез булып формалашкандыр. Ул һәрчак бер генә тапкыр әйтте, без дә ике әйттермәдек, кушкан эшне шунда ук эшләп куя идек. Өлкәннәрнең эшләгәнебез өчен сөенгәннәрен күрү, мактап, яратып куюлары безгә ифрат күңелле иде. Бала чактан аларга ияреп фермага йөрдек. Ир балалар әткәйгә мал карарга ярдәмләште. Ә без – кызлар — әнкәйгә сыерлар савышырга барабыз. Өлкән сыйныфларда укыганда инде кичке савымга үзебез генә барып та эшләп кайттык. Өлкән апа-абыйлар безгә сокланып: «Ата- ана бәхетенә туган балалар, барысы да сезнең кебек тәртипле, уңган булсыннар иде», – дип куялар иде. Ә бит безне фермага барырга мәҗбүр итүче булмады, киресенчә, әнкәй : «Фермага йөрмәгез, дәресләрегезне әзерләгез, өй эшен карагыз», – дияр иде. Ә без үз чиратыбызда : «Барыйк инде, йорт эшләрен кайткач эшләп бетерәбез», – дип ныкышабыз». Гаиләдәге өлкәннәрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте дә сабый күңелләргә игелек-изгелек орлыклары салгандыр, җылы нурга төреп, якты язмышка юл яргандыр. Бергә җыелган вакытта алар еш кына картәниләрен, Сәлимә апаларын да юксынып искә алалар, Коръән укыталар. Картәниләре кызларны бик кечкенәдән аш-су әзерләргә, токмач кисәргә, төрле тәм-том әзерләргә өй- рәтте. Сәлимә апалары тирә-якка билгеле тегүче, матур күлмәкләр тегеп киендереп кенә калмады, ә бәлки кул эшләренә дә өйрәтте. Тормыш көткәндә һәммәсе ярап куйды, кызларның кондитер һөнәрләре сайлаулары да – нәкъ гаиләдә салынган тәрбия нәтиҗәсе. Мәдинә һәм Хәмәтҗан Ситдыйковларга кырык ел бергә, матур гомер юлы үтүләр насыйп була. Мәдинә Габделихсан кызы II һәм I дәрәҗә “Ана даны” медальләре, III һәм II дәрәҗә “Ана даны” ор- деннары белән бүләкләнә. Ун балага гомер бирәләр, югалту ачы- ларын да кичерәләр. Икесе кечкенә чактан гүр иясе була. Ә өч газизе типсә тимер өзәр, хәләл көч белән булдырганнарының рәхәтен, балаларының игелен күреп яшәр вакытта гына фани дөньяны калдыра. Үз балаларыдай якын күргән ике килене, ике киявен югалту ачыларын да сыйдыра Мәдинә апаның йөрәге. Ананың сабырлыгына хәйран калырлык. «Балаларым, оныкларым, туруннарымның мине игътибарсыз калдырмаулары көч бирә, тормышта үз урыннарын табып, үрнәк булып яшәүләре сөендерә, картлыгымны шатлык итә», — ди ул. Балалары белән хаклы горурлана Мәдинә апа. Аның ундүрт оныгы буй җиткерде, мәктәпләрдә әйбәт укыдылар, үзләре теләгән һөнәрләр буенча белем алдылар. Рәмилә белән Ильвера – медицина юлын, Венера укытучы һөнәрен сайлады. Айнур артист булды, тормыш иптәше Зилия белән Башкортстан драма театрында эшлиләр. Ревенер Башкортстан аграр университетында белем алды, Ирек – таксист, Илдар механик булды, Венер, Ришат, Әсхәт Себер- дә, Илшат Туймазыда заводта җа- ваплы эш башкара. Азамат «Волга- Танкер» пароходлыгында хезмәт сала, Фидан – Уфада, ун магазинга директор булып тора. Мәдинә апаның унөч оныгы гаилә корды, балалар үстерәләр. Байбулатта яшәгән оныгы Ирина хәләл җефете Айдар Сәетов белән җиде бала тәрбияли. Уфада яшәүче оныгы Ирек биш бала әтисе булды. Башкаларында да уллар-кызлар бар. Шулай итеп, Мәдинә апаның утыз туруны матур булып үсеп килә. Барысының исемнәрен белеп тә бетермидер дип уйлап куйган идем дә, тик алай түгел икән әле. Нарасыйларының һәркайсына күңел җылысы җитә Мәдинә апаның. Туган көннәрендә берсен дә онытмый тәбрикли ул, оек-бияләйләр бәйләп бүләк итә. Тормыш көттем, балалар үстердем, оныклар тәрбияләштем инде, җитәр, тынычлап түшәгемдә генә утырыйм, дими. Туксаны тулса да, үрдәкләр үстерә. Балаларының: «Әнкәй, интекмә, без үстергәне җитә бит», – дигәненә каршы: «Хәрәкәттә — бәрәкәт, эш кешене үтерми, кайгы бетерә. Сездән көйләтеп кенә утырасым килми, исәнлегем булганда шатланып йөрим, кулдан килгәнне эшлим. Шәһәрдән кайткан бала- ларыма күчтәнәч итеп бирә алуым күңелле», – дип җаваплый. Әмма әнкәләренең кирелегенә карамый акыллы балалар, бер сәгатькә дә игътибарсыз калдырмыйлар. Әле Уфадан улы Фидрат кайткан. «Без, киткәннәр, авылны сагынып яшибез. Күңел һәрчак туган йортка тал- пына: аз гына ялыбыз булдымы, әнкәебез янына кайтабыз. Нигезебез бик тә бәхетле безнең. Әткәй-әнкәйле булып, тормыш муллыгында, алар үрнәгендә бәләкәйдән эшсөярләр булып үстек. Ишле маллар арасында атларыбыз да булды. Ул безнең балачакны тагы да кызыклырак итте, тормыш алып баруны җиңеләйтте. Әткәебез бакыйлыкка күчкәннән соң да әнкәебез алты ел дәвамында ат асрады. Яратып карый иде ул акыллы хайванкайларны, безне дә шулай өйрәттеләр. Туганнар белән бергә җыелышып, өмәләр ясап, печән чабуларның күңеллелеге бүген дә истә», — ди ул. Мәдинә апаның киң, ачык күңелле булуы, кешеләргә күркәм мөнәсәбәте ихтирам тудыра. Аны өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә хөрмәт итә. Мәктәпкә укытучы булып эшкә килгән Илсур Саматов та аны үз картәнисе кебек якын күрә. Лилия исемле укытучы кызга өйләнеп, инде үз фатирлары булса да, бәбиләре туганчы Мәдинә әбиләре янында тордылар. Август Ситдыйковларның барлык нәсел-ыруы өчен генә түгел, ил анасын ихтирам иткән барлык якыннары — авылдашлары өчен куанычлар ае булды. Мәдинә апабыз югары гомер үрен яулады. Аны тәбриклиләр, изге теләкләрен җиткерәләр. Үтелгән гомер юлларына байкау ясау да — ул юбилейлар, кылган гамәлләрең өчен әҗерен алу, рәхмәт сүзләре ишетү дә. —Кадерле туганкаем, син бит безне үлемнәрдән алып калдың, ятимлек ачыларыннан, ачлык-афәтләрдән, җил-давыллардан сакладың. Ал- лаһның рәхмәтләре яусын, — ди Каратал авылында гомер кичергән 85 яшьлек сеңлесе Зәмзәмия апа. «Якты язмышларыбыз өчен без сиңа бурычлыбыз, игелегебезне күреп сәламәтлектә яшә, әнкәй!»,— диләр балалары. Бик бәхетле бүген Мәдинә апа. Бәхет дигәненә ул гомере буена үзенең тырышлыгы, акылы белән юл ярды. Шатлыклы бүгенгегә юллар җиңелдән булмады, әлбәттә. Шаран районының Тимер авылында туып үсә ул. Әткәсе Габделихсан Бөек Ватан сугышына киткәндә әнкәсе биш бала (бишенчесе тумаган да була) белән ялгыз кала. Әткәсенең хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь алганда Мәдинәгә нибары ун яшь була. Ул — баш бала, берсеннән-берсе кечкенә туганнарын үстерешүдә әнкәсенең төп ярдәмчесе. Курчак белән уйнап утырыр чагында кызыкай колхоз арбасына җигелә, балалык рә- хәтләреннән мәхрүм кала. Ике сыйныф кына тәмамлаган кызчыкны кладовой мөдире итеп куялар. Җаваплы эшне ничек башкаргандыр да, исәп-хисапны ничек алып баргандыр?! Шул чорларны исенә тө- шерсә, йөрәге әрнеп куя. Ә тормыш көтүнең авырлыклары моның белән генә бетәме? Ишле баланы ач-шәрә итмичә, исән-имин үстерергә көчлә- ре ничек җиткәндер. Хезмәт көненә эшләп кенә ризык муллыгына ирешә алмыйсың. Төн буена ике пар чабата үреп сатканың бер кашык тоз алырга гына җитә. Сугыш елларында гына түгел, аннан соң да тормыш көтү җиңеләйми бит әле. Зәһәр җилле кыш- лары да үзәкне өзә, ягарга юнәтүнең читенлекләрен сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Ярдәм итәрдәй- таянырдай кешеләре юк, әнисе белән урманга барып агач кисәләр. Җавап бирүдән, төрмәгә ябылудан куркып, төнен ташыйлар һәм базда гына тураклыйлар да. Балаларын ачлыктан үтермәс өчен ул чор аналары ниләр генә эшләмәгәндер, нәрсәләр генә күрмәгәндер, нинди генә газаплар кичермәгәндер. Бигрәк яман-авыр еллар була шул. Көенечләрен, әзме-күпме сөенечләрен күрсәтеп еллар үтә. Сугыш чоры балалары да, авырлыкларда чыныга-чыныга, канат ныгыта. Мәдинә дә унтугыз яшенә җитә. Яшь җаннар ару-талуны белми, кичке уеннарга ашкына,биеп-җырлап күңел ача. Утырмага йөрүләр, кич утырып чигү чигеп, бәйләм бәйләп бирнәлекләр әзерләүнең үз ямьнәре бар. Чит авылдан утырмага килгән кызларны егетләр күзәтә. Яшьләр бер-берсенең холык-фигылен сыный. Еш кына мондый очрашулар ике арада мәхәббәткә әверелә, шулай итеп, яшь гаиләләр барлыкка килә. Мәдинә дә мәхәббәтен Рәҗәп авылына утырмага килгәч таба. Авылның үтә дә тыйнак егете — Хәмәтҗан белән кавышалар. Ишле гаиләне сыендырган авыл өенә килен булып төшә ул. Тәүге көн- нәрдән үк яшь килен шушы бәләкәй генә өйдә искиткеч дәрәҗәдә киң күңелле, ипле кешеләр яшәгәнен күреп сөенә. —Гаиләдә унөченче кеше булып яшәп киттем. Бианам, сугыштан яраланып кайткан биатам мине үз балалары кебек кабул итте. Биатам- ның тумыштан гарип сеңлесе Сәлимә апа белән дә тәүге көннән үз булып киттек. Аларның кешелеклелеге, һәрчак хәлгә керергә, ярдәм итәргә әзер торулары тормышымны бәхетле, язмышымны ышанычлы итте, — дип гомер йомгагын сүтә ул. —Өйдә балаларым караулы булгач, йорт эшләре дә тезелеп көтеп тормагач, күңел тыныч, эштә дә җиңелрәк иде. Тәүдә бригадада төрле эшләрдә катнаштым. Калган гомерем терлекчелектә эшләп үтте. Хәмәтҗаным белән озак еллар ферма юлларыннан бергә атладык. Аннан балаларыбыз кул арасына керә башлады. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдык, «Социалистик хез- мәт ударнигы», «Ярыш алдынгысы» дигән исемнәр алдык, бүләкләр бирделәр. Малчылыкта җиңел эш юк. Кул көче белән, хезмәт хакын аз ал- ган (вакытында бирелмәгән) елларда да тырышып эшләдек без. Пен- сиягә чыккач кына шартлар яхшыр- ды, акча артты. Хаклы ялга чыкканнан соң да байтак еллар эштән аерылмадым. Хәзерге заман фер- маларын безнең чордагылар белән чагыштырып та булмый. Шундый шартларда эшләп карыйсы килә дә, бераз гына картаелды. Мәдинә апа һаман да яшь, күтәренке күңелле, чая әле. «Бәхетле булуның сере — сөеп-сөелеп, тормыш- ның кадерен белеп яшәүдә, күңел биреп яратып эшләүдә», — ди ул.