

Республика буенча барлыгы 1295 мәктәп ишекләре ачылды, аларның 63ндә федераль программа буенча капиталь ремонт үткәрелде. Русия Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсенә ярашлы, яңа уку елында мәктәп кабинетларында һәм залларында дәүләт символлары артачак. Һәр дүшәмбедә укучылар катнашлыгында дәүләт флагларын күтәрү һәм гимнны башкару церемониясе үтәчәк. Башкортстанда илдә беренче төбәкләрдән булып бу тантаналы чаралар май аенда ук оештырыла башлады. Яңа уку елында беренче сыйныф укучылары да тарихны “Әйләнә-тирә мохит” уку предметы чикләрендә өйрәнә башлаячак. Моннан тыш, дәресләрнең яңа форматы – “Иң мөһиме турында сөйләшүләр” барлыкка килде. Бу дәресләрдә педагоглар балаларга хәзерге көндә булган вакыйгалар турында сөйләп аңлатачак. Русия мәгариф министры С.Кравцов белдерүенчә, бу укучыларны илебезгә каршы алып барылган мәгълүмәт сугышы белән бергә-бер калдырмас өчен эшләнә. Әлеге дәресләрнең алдагы өч айлык тема-очрашулары билгеләнгән дә инде. Алар арасында “Безнең илебез – Русия”, “Традицион гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгәннәре дә бар. Белем көне билгеләнгән 1 сентябрьдә беренче “Иң мөһиме турында сөйләшү”не дәүләт җитәкчесе В.В.Путин үткәрде. Ул һәр кешенең казанышлары дәүләтебез өчен мөһим булуы турында сөйләде һәм Украинада барган махсус операциянең максатларын янә аңлатты. Фото һәм мәгълүмат чыганагы:”Башинформ” агентлыгы сайты.