ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 сентябрь 2022, 04:58

Белем көне үзенчәлекле үтте

1 сентябрьдә Белем көне бәйрәме районыбызның барлык мәгариф учреждениеләрендә дә билгеләнде.

Белем көне үзенчәлекле үттеБелем көне үзенчәлекле үтте
Белем көне үзенчәлекле үтте

 Бу көн Чакмагыштагы 5нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре өчен дә үзенчәлекле булып истә калыр, мөгаен.
Яңа башланган уку елына старт биргән сентябрьнең тәүге көнендә биредә “Зарядкага – бар гаилә белән” дип исемләнгән спорт чарасы оештырылды. Анда күмәкләп килгән әти-әниләр балалар һәм тәрбиячеләр белән бергә тәнгә сихәт биреп, сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итә торган спорт күнегүләрен ясады. Өлкәннәр дә дә, балалар да бу чарадан бик тә канәгать булып, күтәренке кәеф белән таралышты. Балалар бакчасының педагоглар коллективы аларның тәкъдимен хуплап каршы алып, аны бердәм булып тормышка ашырырга ярдәм иткән әти-әниләргә ихлас рәхмәтле.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас