

Безнең эшче төркем хуҗалык уңганнарын Каргалы авылының көньяк-көнчыгыш өлешендәге басуда урак барышында тап итте. Үзләренә беркетелгән комбайннарда Мәкки Камалетдинов, Ирек Бохаров (“Акрос”) һәм Фәндәвис Мирзаянов (“Полесье”) кемузардан ярышып эшлиләр иде. 25 августка әлеге ир асыллары шактый зур нәтиҗәлелек күрсәтергә өлгергәннәр: Мәкки Гай- нел улы үз бункерыннан ындыр табагына 19020 центнер ашлык озаткан, коллегаларының күрсәткечләре 16620шәр центнер тәшкил итте. Басулардан игенне ындыр табакларына “КамАЗ” автомашиналарында Иршат Хәмәтдинов (27150 центнер) белән Азат Әһәлетдинов (25110 центнер) ташып тора. Ашлыкны тезмәләргә егуны “КСУ-1” агрегатында Айнур Әһәлетдинов җиренә җиткереп башкара. Бу көнгә ул әлеге агротехник алымны 1520 гектарда яхшы сыйфатлы итеп үтәп чыккан иде. Победалылар 25 августка 310 гектардан 9825 центнер уҗым арышы (гектар куәте 31,6 центнер тәшкил итә), 770 гектардан 27018 центнер арпа (35,1әр центнер), 270 гектардан 9878 центнер көзге бодай (36,6шар центнер), 70 гектардан 2320 центнер (33,1әр центнер төшем белән) язгы бодай суктырып алырга өлгергәннәр иде (ул барлыгы 450 гектарда үстерелде). Шулай ук 100 гектарда чәчелгән солы да 3224 центнер тулай җыем алырга ярдәм итте (гектар куәте 32,2шәр центнер). Бу көнгә барлыгы 52264 центнер яхшы сыйфатлы уңыш җыеп алынган иде. Игенчеләрнең тырышлыгы кырыс табигать шартларында да ярыйсы ук төшем белән аклануы яхшы, әлбәттә. Әлегә победалылар 846 тонна яхшы сыйфатлы печән, 1506 тонна төргәкләргә уралган салам, 800 тонна иген фуражы туплап өлгергәннәр, бу эш артабан да дәвам иттерелә. Ярыйсы ук күләмдә сенаж янына силос запасын да мулдан әзерләрлек кукуруз басулары бар. Саламны төргәкләргә тыгызлап урауда үзләре хезмәтләндергән “МТС” тракторларында уңган механизаторлар Ирфат Гыймалетдинов белән Илдар Гыйлемханов (1555әр төргәк), Фидус Нәбиев (655 төргәк) зур тырышлык күрсәтә. 240 гектарда Ирек Сәлимов туңга сөрү эшләрен башкарырга өлгергән, уҗым культураларын чәчүгә пар җирләре дә тиешенчә эшкәртелеп куелган. Тырышлык салып үстерелгәннәрне бөртеген дә югалтуга юл куймыйча җыеп алырга тырыша победалылар. Хуҗалык идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата ул Фәйрузов кул астында эшләүче һәр белгечне, һәр хезмәт кешесен мактап телгә алды. Вакыт белән исәпләшми салынган тырышлыкның көзен буралар тулылыгы – димәк, тормыш иминлеге белән акланылуы күңелле хәл, әлбәттә. Хуҗалыкта ирешелгәннәр белән генә тукталып калмаска, тагын да зуррак ниятләр билгеләп, аларны тормышка ашырырга исәпләре. Булдыклы, тырыш, эшчән халык тупланган коллективта ул, һичшиксез, тормышка ашачак та.