ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
6 сентябрь 2022, 15:20

"Иң якын сердәшчем һәм ярдәмчем"

Дуслар! Сезне бәйгебезнең соңгы катнашучысы Элиза Насыйбуллина белән таныштырырга ашыгабыз.

"Иң якын сердәшчем һәм ярдәмчем""Иң якын сердәшчем һәм ярдәмчем"
"Иң якын сердәшчем һәм ярдәмчем"

Ул Чакмагыш гимназиясенең 1В сыйныфында укый. Яшь конкурсантыбыз турында аның картинәсе эчтәлекле, матур хат юллаган. "Минем сезгә үземнең сердәшчем, ярдәмчем,тәмлекәчем, кечкенә кызым Элиза турында язасым килә. Күптән көтеп алган 1 сентябрь, Белем бәйрәме дә килеп житте. Безнең Элизабыз олы тормыш юлына беренче адымнарын ясады.Ул безнең тырыш, акыллы,төпле фикерле бала, чөнки кечкенәдән спорт белэ шөгыльләнә. Гимнастика дисеңме,чангы, ГТО нормативларын тапшыру дисеңме , ул гел призлы урыннар яулап килде. Кызыбыз район hәм республика конкурсларында да актив катнашып, Гран-при, грамоталар яулауга иреште. Татарча, башкортча шигырьләр сөйләп, район сәхнәсендә, телевидение тапшыруларында катнашкан артисткабыз да әле ул. Ә инде әни- әтиләренә,бигрәктә безгә – картинәй-картәтәйләренә бакча эшләрендә иң беренче ярдәмче. Бигрәк тә орлыклар чәчәргэ, җиләк-җимеш җыярга ярата ул. Ә инде энесе Рамазанга Элизадан да якын кеше юк. Апа булгач әкиятләрен дә укый, тәм- томнары белән дә бүлешә. Элизабызга без чын күңелебездән ышанабыз. Кызыбызга сәламәтлек, бәхет, укуында уңышлар телибез".

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас