ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 сентябрь 2022, 04:35

Игелекле хезмәттә узган гомер

Игенчедә яшәүче хезмәт ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Игелекле хезмәттә узган гомерИгелекле хезмәттә узган гомер
Игелекле хезмәттә узган гомер

95  яшь – олуг, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Мондый юбилей – кеше тормышында бик мөһим һәм зур мәгънәгә ия, һәркемгә дә бу яшькә кадәр яшәү насыйп булмый бит. Районыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә. Шушы көннәрдә Игенче авылында яшәүче Зәйнәб Габделхак кызы Гәрәева да  үзенең 95 яшьлек   юбилеен билгеләп үтте. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев,  Чакмагыш авыл биләмәсе җитәкчесе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, йортына барып,  хөрмәтле хезмәт ветеранын олуг гомер бәйрәме белән котлап, чәчәк гөлләмәсе һәм бүләкләр тапшырдылар.

Зәйнәб Габделхак кызы  якыннары һәм балалары белән кунакларны яхшы кәефтә шатланып каршы алды. Зур акылга ия олуг юбиляр тормыш сөючәнлеге,  күтәренке күңел халәте белән аерылып тора.  Район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы һәм авыл биләмәсе җитәкчесе Фаил Әхнәф улы Ишморатов  аңа матур теләкләрен җиткереп, Русия Федерациясе һәм Башкорстан Республикасы җитәкчеләреннән котлау хатларын һәм истәлекле бүләк тапшырып,   хезмәте өчен олы рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер, һәрвакыт шундый  шат күңелле булып калуын теләде.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас