

Республикабызда 9 сентябрьдә билгеләнәчәк Милли костюм көне уңаеннан Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 7”а” сыйныфында туган тел буларак башкорт телен һәм әдәбиятын өйрәнүче төркем кызлары, укытучылары Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева җитәкчелегендә милли костюмның күркәм элементы булган шундый матурлыкны үз куллары белән булдырды. Алар осталык дәресендә тәүдә милли киемнәр һәм аларның элементларын өйрәнеп-танышып, үзләре дә чәмләнеп, калфаклар ясый башлады. Укытучы кызларга материалны сакчыл кулланырга, милли бизәгечне оста һәм ыспай итеп ясарга өйрәтте.
Нәтиҗә үзен озак көттермәде – тиздән күз явын алырлык күркәм калфаклар әзер дә булды. Кызлар башкарган эшләреннән канәгать булдылар, аларны алдагы бәйрәм-кичәләрдә кулланачакларын белдереп, күтәренке кәеф белән таралыштылар. “Дуслар, халкыбыз йолаларын тергезик, милли киемне, аның күркәм элементларын бүгенге сәхнә түренә мендерергә омтылыйк”, – дип мөрәҗәгать итә Рәмзилә Равил кызы укучыларына һәм барлык якташларга.