

Сәламәтлек – һәр кешенең иң зур байлыгы. Баланы көчле, ныклы, сәламәт итеп үстерү – ата-аналарның теләге һәм мәктәп алдында торган төп бурычларның берсе. Спорт белән даими шөгыльләнү – физик форманы саклау гына түгел, ә организмның иммун статусын күтәрүнең эффектлы ысулы, авыруларны яхшы профилактикалау чарасы да.
Чакмагыш гимназиясендә “Стартларга әзербез!” зур ГТО спорт бәйрәмен уздыру күркәм традицияга әверелде. Бу көнне барлык гимназистлар да нормативларны үтәргә һәм ГТО билгесен алырга омтыла. Мондый мизгелләрдә балаларның дулкынлануы күңелле музыка һәм шат көлү тавышлары белән кушыла. Спорт бәйрәме атмосферасы бер генә катнашучыга да тәэсир итми калмый, гимназистлар чын күңелдән сыйныфташларының уңышлары өчен дә шатлана, бер-берсе өчен борчыла. 300дән артык укучы спорт әзерлегенең дәрәҗәсен бәһалау өчен төрле сынауларда үз көчләрен сынадылар. Аларга 2000 метр арага йөгерү, гимнастика эскәмиясендә туры аякларда басып торган килеш алга таба иелү, урыннан озынлыкка сикерү, аркылы борысларда күтәрелү кебек нормативларда үз көчләрен сынарга туры килде. Физкультура нормативларын тапшыру һәм укучыларыбыз өчен ГТО билгесен алу укучыларның күнегүләр дәрәҗәсен арттыру өчен стимул булып тора. Спорт бәйрәме бик күңелле, кызыклы, дәртле һәм шау-шулы узды. Барлык укучылар да нормативларны уңышлы үтәделәр, яшь спортчылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Спорт чараларында катнашу рухи ныклык һәм үзара дустанә мөнәсәбәтләр булдыра. Ә бәхетле балкып торган балаларның күзләре – барлык оештыручылар өчен дә иң зур бүләк.
Барлык укучыларны да “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексында актив катнашырга чакырабыз. Ул физик әзерлекне ныгытуга ярдәм итә, моннан тыш, алтын ГТО билгесенә ия булган унберенче сыйныфны тәмамлаучыларга югары уку йортына кергәндә БДИга өстәмә баллар алу мөмкинлеге бар.