+24 °С
Яңгыр


Бүген, 9 сентябрьдә, Башкортстанда Милли кием көне уза. Чарага безнең район да актив кушылды. Милли кием көне кысаларында мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар оештырылды. Шуларның берсе район үзәгенең мәдәният йорты алдындагы мәйданда узды. Бәйрәмдә катнашучылар район мәдәният йортының сәхнә осталары һәм Балалар сәнгать мәктәбенең яшь артистлары белән бергәләп төрле милләт халкының көйләренә кушылып рәхәтләнеп әйлән-бәйлән итте, җырлап-биеп күңел ачты.