

Бу көнгә әзерлек барышында тәрбиячеләр “Халык тарихыннан” тематик папкаларын һәм “Милли киемдәге курчаклар” күргәзмәсен булдырдылар. Аларны күрсәтеп, педагоглар балаларны башкорт, чуваш, татар һәм рус халыкларының ир-атлар һәм хатын-кызлар костюмнары үзенчәлекләре, кием элементлары нәкышларының билгеләнеше турында сөйләделәр.
Урта һәм олырак яшьтәге балалар катнашлыгында «Башкортстан халыкларының киемнәре һәм нәкышлары», «Минем киемем» дип исемләнгән аң-белемне арттыручы занятиеләр һәм презентацияләр үтте. Алар барышында малайлар һәм кызлар төбәктә яшәүче милләтләр вәкилләренең костюмнары үзенчәлекләре турында мәгълүмат үзләштерделәр.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Юмаш авылы балалар бакчасының “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.
#учусьвнациональномкостюме,#милликейемдәуҡыйбыҙ,#Милликейемкөнө2022,#ДеньНациональногоКостюма2022