ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
10 сентябрь 2022, 14:50

Ата-бабаларыбыз тарихы бар…

«Крайны өйрәнү» төшенчәсен берничә сүз белән генә аңлатып булмыйдыр да. Күпкырлы эшчәнлек ул, темаларның фәнни яктан ачылмаганнары күпмедер әле.

Ата-бабаларыбыз тарихы бар…Ата-бабаларыбыз тарихы бар…
Ата-бабаларыбыз тарихы бар…

Башкортстан авылларының барлыкка килүе, артабангы яшәеше, аларда гомер кичерүчеләрне тер- риториаль һәм этник идентификацияләү игътибар таләп итүче проблемалы темалар булып тора. Профессор Ә.З. Әсфәндияров беренчеләрдән булып Башкортстан авылларын тикшерә һәм бу үтә дә әһәмиятле эшчәнлекне арытаба дәвам итүгә нигез сала. Күренекле галимнең тормыш юлына, дөресрәге эшчәнлегенә аз гына тукталып үтәм. Әнвәр Закир улы 1934 елның 15 маенда Баймак районының Чыңгыз авылында туган. Мәскәү дәүләт университетын тәмамлагач(1958), Уфада,Башкортстан Республи- касының беренче санлы интернат- мәктәбендә (1968), ә 1974 елдан Башкортстан дәүләт университетын- да эшли. 18-19 гасырларда Башкортстанның сәясәте һәм социаль- икътисади тарихы буенча фәнни тикшеренүләр алып бара, башкортлар, мишәрләр, типтәрләр һәм башкаларның хәрби хезмәте, кантон системасы идарәлеге, никах һәм гаилә проблемаларын өйрәнә. Башкортстан авыллары буенча өйрәнелгән архив материалларын туплый. «Любезные вы мои…» (1992), «Западные башкиры по переписям 1975-1917гг.» (2001) һәм башка җыентыклар эшләп калдыра. «Военная история башкир» (2012) энциклопедиясенең баш редакторы да була ул. Әнвәр Закир улы — 400 фәнни хезмәт авторы.Шулар арасында «Башкирская семья в прошлом» (1997), «Кантонное управление в Башкирии (1798- 1865 г.г.)» (2005),«Башкирские тарханы», «История сёл и древень Башкортстана в сопредельных территорий» һәм «Ата-бабаларның бар тарихы…» (2005) дип аталган күләмле хезмәтләре югары бәһалана. Әйе, үзенең тырышлыгы, зиһен көче белән гаять дәрәҗәдә уңышларга ирешә. Тарих фәннәре кандидаты (1970), «СССРның югары мәктәбе» отличнигы» (1984), БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985) дигән мактаулы исемнәргә лаек була. «Салават Юлаев» (2004), «Халыклар дуслыгы» орденнары(2009) белән бүләкләнә. Кыскасы, фән һәм техника өлкәсендәге хезмәтләре өчен алган югары исемнәре, бүләк- ләре бихисап. Әлбәттә, өлкән буын галимнәребез калдырган бөек эшләр өйрәнелә, гыйльми тикшеренүләр даирәсе киңәйтелә, фәнни ачышлар ясала. Быел тагын да зур күләмле эшчәнлек тормышка ашырылды. «Населённые пункты Башкортстана» энциклопедиясе дөнья күрде. Шушы уңайдан «Торатау» Конгресс холлының зур залында “ Ата-бабаларның тарихы бар...”дип аталган конфе- ренция үтте, олысы-кечесенә тәгаенләнгән китап-энциклопедияне туйлау да булды бу чара. Исеменнән күренүенчә, чара күренекле галим Ә.З.Әсфәндияровны искә алуга ба- гышланды. Анда республиканың төр- ле районнарыннан крайны өйрәнүчеләр, эшчәнлекләрен тупланмалар - белешмәләр итеп тарихыбызны ту- лыландыруга лаеклы өлеш кертүчеләр җыелды. Башкорстан Республикасының Ә. З. Вәлиди исемендәге милли китапханәсе фондыннан күргәзмә куелган иде. Баш китапханәче Айгөл Гарипова күзәтү ясады, со- рауларга җавап бирде. Чараны Башкортстан Республи- касы Хөкүмәте премьер-министры- ның беренче урынбасары Азат Ша- мил улы Бадранов тәбрикләү сүзе белән башлады. Аннан соң “край- ны өйрәнү буенча “Башкортстан тарихында авыллар тарихы” мәгълумати-агарту” проектын тормыш- ка ашыруда актив катнашканнарны бүләкләү тантанасы булды. Конференциядә катнашучылар алдында Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Мөхәммәт улы Йосыпов, тарих фәннәре канди- даты, Башкортстан дәүләт уни- верситеты доценты Рамил Насыйбулла улы Рәхимов,тарих фәннәре докторы, Башкортстан дәүләт университеты профессоры, Башкортстан Республикасы тарихы, археология һәм этнология кафедрасы мөдире Булат Әхмәр улы Азнабаев, Башкортстан Республикасының “Крайны өйрәнүчеләр җәмгыяте” Советы әгъзасы Клара Ишбулды кызы Әһәдуллина, БДУның археология һәм этнология каферасы доценты Нурислам Мирхәйдәр улы Калмантаев, краеведлар — Ринат Гәрәй улы Шәйбәков, Резеда Шамил кызы Әхтәмова, Юрий Александрович Савинов чыгыш ясады. Чыгышларда проектның әһәмияте, аны тормышка ашыру юллары, фәнни ачышлар, крайны өйрәнүчеләр даирәсен киңәйтү, эшчәнлеккә җәлеп итү максатында республика район- нарында барып семинарлар үткәрелүе, укучылар һәм яшьләр белән очрашулар оештырылуы, гомумән, башкарылганнар турында әйтелде. Энциклопедия — тематик-фәнни белешмә «Башкортстан тарихында — авыллар тарихы» дип аталган мәгълумати-агарту акциясен тормышка ашыру барышында туплана. Белешмә крайны өйрәнә башлаучылар өчен дә үрнәк-кулланма , һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак. Йомгаклап әйткәндә, киң җәмәгатьчелек өчен мәгълумат чыганагы ул. Башкортстанның геральдикасына, символикага, фото- лар урнаштыруга зур игътибар бирелгән, 7700дән артык авылның тарихы дөресләнгән, тулыландырыл- ган. Барлыгы 6700 мәкалә урнаштырылган. Эшчәнлек барышында күп санда фотолар тупланган һәм уникаль фотографияләр коллекциясе ( 1 мең файлдан артык) Милли китапханә фондына тапшырылган. «Башкортстан авыллары» онлайн- энциклопедиясе булдырылган. Тагын бик мөһим мәсьәлә хәл ителгән: ил буенча беткән, картадан сызылган авыллар да белешмәгә тупланган. Кызганычка каршы, югалган авыллар ил буенча бик күп җыела. Мисалга үзебезнең районның элегрәк юкка чыккан авылларының язмышын гына күзаллыйк. Яңа Коты авыл Советына караган “Бахча” (Бакча) авылы егерменче гасырның илленче еллары уртасына кадәр исәпләнә, 1939 елда анда 84 кеше яшәгән. Каракөчек авылы да илленче елларда Үрнәккә кушыла. Кызыл Йолдыз (Үрнәк а.с.), Иске Мәскәү ( Яңа Коты а.с.) Марс (Рапат а.с.), Яңа Мәскәү һәм Рәфыйк (Тайняш а.с.), Тау Бәшир (Иске Ихсан а.с.), Ягертамак (Яңа Балтач а.с.) авыллары да юк инде. Юкка чыккан һәм бетеп килүче авыллар тагы да барлар. Шунысы игьтибарга лаеклы, проектта билгеләнгән : “Авыллар юкка чыкса да, тарихы югалмасын, хәтерләрдә саклансын”, — дигән мак- сатка ирешелгән. Бу көнне крайны өйрәнүчеләр ал- дына җитди бурычлар куелды, мак- сатлар билгеләнде. Танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә форсаты табыл- ды. Арада күргәзмәгә үз эшләрен тәкьдим итүчеләр, туган як тарихы, күренекле кешеләре турында китап- белешмәләр чыгаручылар байтак иде. Баймак районының Ишморза авылында туып үскән Зәйтүнә Шаһиева белән әңгәмәләшү фәһемле булды. Мөнәвәрә Бохарбаева белән бергәләп, авыл халкы ярдәмендә ( һәркайсының шәҗәрәсен кертеп) “Авылым тарихында — халкым яз- мышы”дигән зур күләмле (650 бит- ле) белешмә туплаганнар. Китап туен олы бәйрәм итеп үткәргәннәр. Учалы язучысы, 25 китап авторы Рәүф Шаһиевның Муса Мортазин турындагы китабы кызыксыну тудыр- ды. Хәтта Чакмагыш районында туып үскән, бар гомерен Учалы шәһәрендә баш табиб булып эшләгән, абруй яулаган Рима Хәйдәрованың 90 яше уңаеннан да китап чыгаруы райондашыбыз өчен горурлык хисе ту- дырды. Без дә бай тәҗрибәбез белән уртаклаштык, сорауларны җавап- сыз калдырмадык. Әйткәндәй, районда крайны өйрәнүчеләр җәмгыяте 2012 елда оешты. Җәмгыятьнең рәисе философия фәннәре кандидаты Айдар Хәйдәр улы Басыйров. Эшчәнлекләре белән кызыксынгач,ул түбәндәгеләрне әйтте: «Туган ягыбызның үзенчәлекле, матур табига- те, бай тарихыбыз һәм мәдәниятебез, ил күләмендә якты эзе калган шәхесләрнең шәҗәрәләре галим- нәрне дә, һәвәскәр тикшерүчеләрне дә үзенә тарта. Революциягә кадәр тупланган тарихи материаллар 1920-30 елларда югалган булсалар да, Яңа Коты авылы турындагы «Коты баба тарихы» кулъязмасы сакланып калган. Р.Г. Кузеевның «Происхождение башкирского народа» (1910) дигән язмасында Чакмагыш җирлегендә яшәүче башкортларның тарихы сурәтләнә. 2009 елда Ә.З. Әсфәндияровның «История сёл и деревень Башкортостана» китабы дөнья күргән иде. 1980- 2000 елларда археолог В.А. Ива- нов, галимнәр Г.Б.Азаматова, Р.А. Дәүләтшин, М.И.Роднов, М.Н. Фаршатов, Э.Я. Шәрипова, тарихчылар С.Х.Алишев, С.Х. Исхаковның фәнни хезмәтләрендә дә районыбыз авылларының тарихы чагылдырыла. Шулай ук «История башкирских родов» (1915) дигән күп томлы басмада, «Башкиры Чекма- гушевского района Республика Башкортстан» фәнни белешмәсендә, «Без башкортлар» (авторлары Р.Р. Асылгужин, Ю.М.Йосыпов,С.И.Хәмидуллин) фәнни-ме- тодик пособиесендә краебыз ту- рында материаллар урын алган». Үзләреннән соң кыйммәтле мирас калдырган райондашларыбызны хөрмәтләп искә алабыз. Н.М. Мора- тов (Имәнлекул) , Г.А.Андреев, (Юмаш) , М.Б.Мөлеков (Иске Чупты) тарихын, Н.Г. Тимашев (Иске Калмаш авылы) турындагы кулъязмасын, Р.С.Ахунов Иске Балак, Яңа Балак, Тайняш, Әхмәт , Каран авылларының тарихын язып калдырды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның Почётлы гражданы Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров үзенең бар гомерен туган ягын, шәхесләрен данлауга багышлады. Улы Айдар бе- лән берлектә иҗат иткән китаплары — кыйммәтле мирас булып буыннарга күчәрлек олы хезмәт җимеше. 2017 елда И.М. Акбулатов төзегән «Тайны городища Кала- Тау» фәнни-популяр китабының басылып чыгуы үзе зур вакыйга бул- ды. Бүгенге көндә «Кала-Тау» җәм- гыяте әгъзалары борынгы шәһәрчек- не тикшерү буенча актив эшчәнлек алып бара. Тарихчылар сафының арта баруы куанычлы. Яңа шартларда, тагын да киңрәк фронт белән эшләргә омты- ла алар. Калмашбаштан туктаусыз эзләнүләр алып барган, шәҗәрәләр эшләгән актив тарихчы Марат Аху- новның хезмәтләре таң калдыра, районның байтак авылларын тарих- ка кертеп калдырды инде. Краеведение санаулы кешеләр тырышлыгы белән генә башкарыла торган эш түгел. Бу өлкәдә хезмәт салучыларга мәгариф, мәдәният хезмәткәрләренең ярдәме, граждан- нарның, аеруча яшь буынның активлыгы алда торган бурычларны үтәр- гә, максатка ирешергә ярдәм итәчәк. Без, районның иҗат көчләрен берләштергән Марис Нәзиров исемендәге «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзалары да, тарихыбызны баетуга лаеклы өлеш кертергә омтылабыз.

Автор:Рәзифә Сәхапова.
Читайте нас