

Билгеле булуынча, “Үсеш ноктасы” 2019 елдан Чакмагыш беренче урта мәктәбендә һәм гимназиядә эшли башлаган иде инде. Артабан көтеп алынган үзәкләр Имәнлекул, Калмашбаш, Рәҗәп урта мәктәпләрендә дә ачылды. Бүген шундый ук үзәкләр Аблай, Юмаш, Үрнәк, Тозлыкуш урта мәктәпләрендә дә өстәлде.
Аблай урта мәктәбенең табигый-фәнни һәм технологик юнәлешендәге “Үсеш ноктасы” үзәген ачу тантанасында муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, мәктәп директоры Венера Илһам кызы Зәйнетдинова, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар катнашты. Тасманы кисү хокукы Рәсимә Зәлиф кызына һәм Венера Илһам кызына бирелде.
“Үсеш ноктасы” мәгариф үзәген ачуда катнашучылар химия, биология һәм физика кабинетларына экскурсия ясадылар. Артабан алар укучыларның тәҗрибәләр үткәрүен, мобиль робот җыюын күзәттеләр, белем бирү учреждениесенә кайтарылган яңа заманча җиһазлар белән таныштылар.