+28 °С
Болытлы


Юмаш урта мәктәбендә бу тантана истә калырлык үтте. Быелдан башлап биредә “Физика”, “Химия”, “Биология” предметлары буенча дәресләр “Үсеш ноктасы” үзәгенең махсус җиһазланган кабинетларында үтәчәк.
Үзәкне ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Русия Пенсия фондының Чакмагыш районындагы идарәлеге начальнигы, муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Рауил кызы Мостафина, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Илсөяр Фәүкат кызы Гарифуллина, педагогия хезмәте ветераннары, ата-аналар катнашты.