ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
13 сентябрь 2022, 10:55

Гимназия укучылары мөһим чараларда катнаштылар

Дүшәмбе көнне беренче дәрес алдыннан дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар башкару – РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хуплау алган җәмәгатьчелекнең яңа инициативасы.

Гимназия  укучылары мөһим чараларда  катнаштыларГимназия  укучылары мөһим чараларда  катнаштылар
Гимназия укучылары мөһим чараларда катнаштылар

Дүшәмбе көнне беренче дәрес алдыннан дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар башкару – РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хуплау алган җәмәгатьчелекнең яңа инициативасы. Чакмагыш  гимназиясендә дә әлеге мөһим чара атна саен үтә. 12 сентябрьдә аңа 6-7 нче сыйныф укучылары җыелды. Биредә узган атнага йомгак ясалды, гимназия планнары яктыртылды.

Шушы ук көнне гимназиянең өлкән сыйныф укучылары игътибарына  “Аек Русия”  федераль проектын тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән “Аеклык дәресе” фильмы тәкъдим ителде.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: район мәгариф бүлегенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас