ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
14 сентябрь 2022, 11:30

Хезмәтләре белән хөрмәт яулаганнарга багышлап

2022 ел республикабызда “Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы” дип игълан ителде. 

Хезмәтләре белән хөрмәт яулаганнарга  багышлапХезмәтләре белән хөрмәт яулаганнарга  багышлап
Хезмәтләре белән хөрмәт яулаганнарга багышлап

 Шул уңайдан Абләй авылы мәдәният йортында  районыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт салучыларга багышланган  тематик чара узды. Клуб фойесында “Горурлан, Җирем, шундый кешеләрең белән!” дип исемләнгән күргәзмәгә  күзәтү ясалды. Анда  Башкортстан һәм туган районыбыз тарихы, авылның танылган кешеләре турында китаплар һәм папкалар тәкъдим ителде. Мәдәният хезмәткәрләре чарада катнашучыларны “Чакмагыш  районының мактаулы гражданнары”, "Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Ленин ордены кавалерлары” энциклопедияләре белән таныштырдылар, терлекчелек, басучылык, медицина, мәгариф өлкәсендә хезмәт салган якташларыбыз турында сөйләделәр. Укучыларга шулай ук якташыбыз, БАССРның атказанган механизаторы,  Ленин ордены, “Социалистик ярышта җиңүче”  билгесе белән бүләкләнгән,   колхоз үсешенә зур өлеш керткән  хөрмәтле Сәбәх Галәветдин улы Солтанов турында мәгълъмат җиткерелде.  Чара   викторина сорауларына җаваплар бирү белән тәмамланды.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Аблай мәдәният йортының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас