ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 сентябрь 2022, 11:15

Булачак әниләр белән ана булу бәхете турында

Бүген «Ана  булу бәхете» программасын гамәлгә ашыру чикләрендә    Гаилә хезмәте психологы район үзәк дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясендә йөкле гүзәл затлар белән чираттагы консультация һәм тренинг дәресе үткәрде.

Булачак әниләр белән ана булу бәхете турындаБулачак әниләр белән ана булу бәхете турында
Булачак әниләр белән ана булу бәхете турында

 Очрашу барышында хатын-кызлар белән “Гаилә кыйммәтләре”, “Өй кагыйдәләре” дигән темага әңгәмәләштеләр,  бала тудыруга әзерлек, бала тудыру белән бәйле борчылу,   депрессия  турында сөйләштеләр. Дәрес ахырында  булачак әниләр барлык кызыксынган сорауларга да җаваплар һәм тәкъдимнәр алдылар һәм бер-берсенә җылы теләкләр теләп, яхшы кәефтә таралыштылар.

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Чакмагыш районындагы Гаилә хезмәтенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас