

9 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр Халыкара матурлык көненә багышланган ”Рәхмәт” Бөтенрусия акциясе уза. Көн саен мәктәптә укучыларның тормышын уңайлы итү өчен пешекчеләр, электриклар, техник персонал һәм башка һөнәр ияләре эшли, аларга карата хәстәрлек күрсәтә. Алар ашханәдә балаларные иртәнге һәм төшке ашлар әзерләп көтеп тора, тирә-юньнәре якты, җылы, чиста һәм хәвефсез булсын өчен хезмәт сала. Тик алар бик сирәк “рәхмәт” сүзе әйтелә.
14 сентябрьдә Имәнлекул урта мәктәбе укучылары директорның тәрбия буенча киңәшчесе А. Г. Шириева белән бергә Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте үткәрүче “Кайгыртучанлыгыгыз өчен рәхмәт” акциясенә кушылды һәм аларның тормышын хәстәрләүче һөнәр ияләренә рәхмәт белдерделәр.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Имәнлекул урта мәктәбенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.