

Зилә Фәнис кызы Йосыпова районыбызда иң булдыклы, итәгатьле, кешелекле, юмарт йөрәкле эшкуарлардан санала. Егерме бер елдан артык эшчәнлек барышында икътисади катаклизмнарга бирешмәвенең, киресенчә, аны төрләндерә һәм киңәйтә баруының төп сере, бәлки, шундадыр да әле. Район үзәгендә элекке көнкүреш хезмәтләндерүе комбинаты бинасының беренче катында урнашкан “Незнакомка” кибете күптәннән инде сатып алучыларның яраткан сәүдә ноктасы булып тора. Биредәге товарлар төрлелеге, сатучыларның итәгатьле мөгамәләсе һәм тиз арада ипле генә хезмәтләндерүе хәтта иң таләпчән һәм нәзберек сатып алучыларны да әсир итә: монда килгән кешеләр бервакытта да буш кул белән чыкмыйлар – мотлак нинди дә булса үзләренә кирәк яхшы сыйфатлы әйберне чагыштырмача арзан хакка сатып алып сөенәләр. Кибеттә, чынлап та, товарлар төрлелегеннән киштәләр сыгылып тора: алар әлеге көндә 2000 төрдән артып китә. Һәр зәвыкка туры килерлек кием-салым, урын-җир кирәк яраклары, савыт-саба, сувенирлар һәм башкалар – һәммәсе дә мотлак югары сыйфатлы һәм хаклары белән дә үзенә җәлеп итә. Монда ишектән килеп керүгә үк мөлаем елмаюлы, итәгатьле сатучы кызлар каршы ала, теләгән зәвыкка үзеңә кирәкле әйберләрне сайлап алырга ярдәм итә. Ә әйберләрнең ниндие генә юк! Башлыча арадашчыларсыз – товар җитештерүчеләр белән туры бәйләнешләр аша кайтарылганга күрә һәр әйбер югары сыйфат сертификатына ия, җитмәсә башка сәүдә нокталарындагыдан күпкә арзанрак та тәкъдим ителә. Мәсәлән, Төркиядә җитештерелгән чалбарлар, спорчылар костюмнары, көндәлек күлмәк һәм костюмнар, футболка һәм туникалар ир-егетләр һәм хатын-кызлар, шулай ук төрле яшь төркемнәре вәкилләре дә зәвыгын югарыдагы билгеләр – югары сыйфат һәм шул ук вакытта түбән бәяләр белән үзенә тартып тора. Данлыклы Иваново шәһәрендә җитештерелгән, шулай ук башка киң билгеле саналган брендлы җитештерүчеләрдән кайтарылган урын-җир кирәк-яраклары – матрацлар, юрганнар, мендәрләр, махсус комплектлар да очсызлыгы һәм сыйфаты белән җәлеп итә. Сатин, бәз, поплин һәм башка тукымалардан тегелгән комплектлар, мамыктан, сарык йоныннан, полиуретаннан сырылган матрацлар һәм юрганнар җылы һәм уңайлы гына түгел, ә сәламәтлек өчен дә хәвефсез икәнлеге күптәннән мәгълүм. Һәм шушы әйберләрнең чагыштырмача арзанга тәкъдим ителүе бу кибеткә сатып алучылар ташкыны өзелмәвенә китерә дә инде. Составында шулай ук сәламәтлек өчен хәвеф белән янаучы катнашмалардан азат, югары сыйфатлы, зәвыклы җитештерелгән һәм турыдан-туры кайтарылу сәбәпле, хаклары тешләшмәгән күрше Татарстанның Кукмара һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы (Вятские Поляны) шәһәрләрендә җитештерелгән чуен казаннар, табалар, кәстрүлләр, кыздыргычлар, коймак пешерү табалары һәм башкалар гына дистәләгән төрдән артып китә. Аш-су пешерү өчен аларны да яхшы сыйфатлары, арзан хакларына кызыгып теләп алалар. Өстәл клеенкаларының да дистәләгән төрләренә, металл һәм пыяла, фарфор савыт-сабага, өстәл приборларына, башкаларга да ихтыяҗ зур һәм алар һәрчак кайтарылып тора. Биредә теләгән зәвыкка ирләр һәм хатын-кызларга эчке киемнәр, яулыклар, оеклар, хуҗабикә һәм сатучы алъяпкычлары, медицина халатлары һәм башкаларның киң ассортименты да шулай ук арзан бәягә сатыла, ә сыйфатларына иң нәзберек сатып алучылар да дәгъва белдерерлек түгел. Кибет Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 47 санлы йорт адресы буенча урнашкан, ял һәм бәйрәм көннәрсез иртәнге 9 дан кичке 18 сәгатькә кадәр төшке тәнәфессез эшли. Килегез, арзанлы һәм сыйфатлы әйберләргә ия булыгыз – үкенмәссез. Белешмәләр өчен телефон: 3-19-29. Реклама хокукында. ОГРН 304024914600022.