ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
16 сентябрь 2022, 09:20

Җиңү паркында өмә оештырдылар

Иске Калмаш урта мәктәбенең «Яшь армия» хәрәкәтендә катнашучылар (класс җитәкчесе Р.Р. Шакиров) тәрбия буенча директор киңәшчесе П.Р. Макулова һәм 11 сыйныф җитәкчесе З.Ф.Тимашева белән берлектә   Бөтенрусия җыештыру акциясендә катнаштылар һәм Җиңү паркы мәйданын тәртипкә китерделәр. Акциянең максаты – территорияне чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистарту, укучыларда  гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына  карата мәрхәмәтлек, горурлык тәрбияләү.

Җиңү паркында өмә оештырдыларҖиңү паркында өмә оештырдылар
Җиңү паркында өмә оештырдылар

 

Укучылар өмәдә теләп катнаштылар һәм туган авылларына  файда китерә   алуларына шат булуларын белдерделәр.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Иске Калмаш урта мәктәбенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас