ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 сентябрь 2022, 10:45

Олугъ юбилярны хөрмәтләделәр

15 сентябрьдә Тозлыкуш авылында гомер итүче хезмәт ветераны Рәйфә Нәфыйк кызы Галләмовага 95 яшь тулды.

Олугъ юбилярны хөрмәтләделәрОлугъ юбилярны хөрмәтләделәр
Олугъ юбилярны хөрмәтләделәр

 

“Юбилярга күпне кичерергә туры килә. Ире Сәүбән Газизулла улы белән бергә 3 акыллы һәм эш сөючән бала үстерә алар. Бүген безнең юбилярыбыз газиз балалары – кызлары Рәсимә һәм кияве Ришат янәшәсендә 6 оныкларына һәм 14 оныкчыгына сөенеп яши”, – дип башлады очрашуны   китапханәче Гөлнара Сәхибгәрәева.

Авыл биләмәсе башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев исеменнән истәлекле бүләк белән Рәхмәт хаты тапшырып,  юбилярга Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы чордагы фидакарь хезмәте өчен  олы рәхмәт белдерде. Рамил Камил улы  Рәйфә Нәфыйк кызына ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, якыннарының җылысында бәхетле гомер кичерүен теләде. Әлфиза Гайсина да хөрмәтле юбилярга  сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләде, ә мәдәният  хезмәткәрләре исә   моңлы җырлары белән сөендерде.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Тозлыкуш авыл биләмәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:
Читайте нас