ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
20 Сентября 2022, 11:30

Авыл тырыш кешеләре, күркәм йортлары белән матур

8-26 август көннәрендә Чакмагыш авыл биләмәсендә “Иң яхшы йорт алды ихатасы” конкурсы үтте. Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан оештырылган конкурс  халыкның йорт яны территорияләрен тәртиптә карап тоту, төзекләндерү һәм яшелләндерү инициативасын үстерүгә, уңайлырак яшәү шартлары тудыруга юнәлтелгән иде. Анда 11 йорт хуҗалары катнашты. Күптән түгел бәйгегә йомгак ясалды. 1 урынга Архитектура урамы, 42 нче йорттан Зөфәр Сәетгәрәев, 2 урынга Икмәк заводы урамы, 20нче йорттан Илдар Насыйров, 3 урынга Чәчәк урамы, 15нче йорттан Алсу Дәүләтова лаек булдылар. Җинүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Авыл тырыш кешеләре, күркәм йортлары белән матурАвыл тырыш кешеләре, күркәм йортлары белән матур
Авыл тырыш кешеләре, күркәм йортлары белән матур

Чакмагыш авыл биләмәсенең 1нче категорияле белгече Альбина Хаҗгалиева белдерүенчә,  Чакмагыш авыл биләмәсендә иң төзекләндерелгән, иң чиста, иң матур шәхси йорт алларын билгеләү максатында оештырылган конкурсның һәр катнашучысын  җиңүче дип әйтергә була. Җиңүчеләрне билгеләгәндә  жюри составы иң тәүдә аеруча урам ягы, ихата алды бизәлешенә игътибар иткән. “Аларның һәрберсенең дә йорт аллары матур, үзенчәлекле итеп бизәлгән. Райондашларыбызны киләчәктә дә мондый конкурсларда катнашырга, активрак булырга чакырабыз. Катнашучыларның һәммәсенә дә зур рәхмәт белдерәбез”,  –  диде ул.

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас