ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
21 Сентября 2022, 10:05

Тайняш авыл биләмәсендә – “Милләт кроссы-2022”

“Милләт кроссы-2022” Бөтенрусия көне  чикләрендә Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылды. Анда барлыгы 67 кеше катнашты. Ярышлар яшь категорияләре буенча үткәрелде.

Тайняш авыл биләмәсендә  –  “Милләт кроссы-2022”Тайняш авыл биләмәсендә  –  “Милләт кроссы-2022”
Тайняш авыл биләмәсендә – “Милләт кроссы-2022”

“Милләт кроссы” Бөтенрусия йөгерү көне җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Алар  шулай ук бу көнне  кайнар аш  белән тәэмин ителде. Чараны оештырудан барысы да канәгать калды. Авыл биләмәсе хакимияте спорт чарасының иганәчесе “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһаповка олы рәхмәт белдерә.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: “Тайняш яңалыклары” төркеменең “Бәйләнештәге” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас