

Очрашу барышында өлкән сыйныф укучылары белән иртә йөклелекне профилактикалау темасы буенча фикер алыштылар. Гаилә хезмәте психологы иртә йөклелекнең психологик, социаль, физик нәтиҗәләре, ата-аналар белән ышанычлы мөнәсәбәтләрнең мөһимлеге, балаларның ышаныч телефоны буенча мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында сөйләде. Укучыларга шулай ук анатомия, гигиена һәм җенси юл белән тапшырыла торган авырулар, комендант сәгате, административ һәм җинаять кылган өчен җаваплылык, балигъ булмаган зат белән җенси мөнәсәбәтләр өчен җаваплылык турында җентекле аңлатылды. Чара ахырында балаларга тәкъдимнәр белән буклетлар таратылды.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Гаилә хезмәтенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.