+24 °С
Яңгыр


Күркәм йолага әверелгән бу чарадан безнең район халкы да читтә калмыйча дәррәү кушылды. Бу изге эшкә авылларда иртән-иртүк керештеләр. Һәрбер авыл биләмәсендә яшелләндерү урыннарын үзләре сайлады. Район үзәгендәге 1нче микрорайон территориясендә исә матур аллея барлыкка килде. Хәзер биредәге йорт алларын чыршы, миләш, юкә агачлары бизи. Өмәдә БР ветеринария идарәсе начальнигы Азат Салават улы Җиһаншин, БР Дәүләт Җыелышы– Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов та актив катнашты. Бу көнне шулай ук район ветеринария станциясе ихатасында да чыршылар утыртылды. Утыртканда агачларга мул итеп су сибелде. Яшь агачларның тиз арада тамырланып китүенә шик юк.