

Карбыз – 500гр;
Шикәр комы – 3аш кашыгы;
Тоз – 1 чәй калагы;
Лимон кислотасы – 0,5 чәй калагы;
Канәфер – 3 данә (бутон);
Хуш исле борыч – 2-3 данә;
Су – 700 гр.
Барлык санап үтелгән катнашма ингредиентларны да әзерләп куегыз. Карбызны кечкенә өчпочмакларга турагыз. Стерилизацияләнгән банкалар төбенә тәмләткечләр – хуш исле борыч һәм канәфер, лимон кислотасы салыгыз. Карбызны кисәкләргә бүлегез дә, банкага тутырыгыз. Өстенә кайнап торган су салыгыз, 15 минутка ябып торыгыз. Банкадагы су бераз карбыз төсен алачак, артабан суны мискә бушатыгыз. Аңа шикәр комы салып, кайнатыгыз. Шунда ук бераз тоз өстәгез, кайнатыгыз. Карбызга сироп салыгыз, капкач белән ябып, әйләндереп, җылытып куегыз.
Кышкы кичләрегез тәмле, гаилә җылысы белән тулы узсын!