ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2022, 14:10

Уңышка ирешү серләрен ачыкладылар

Рәҗәп авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” федераль проекты чикләрендә “Уңыш формуласы” дип исемләнгән иҗади очрашу  узды.

Уңышка ирешү серләрен ачыкладылар
Уңышка ирешү серләрен ачыкладылар

 

Китапханә – иҗади очрашулар территориясе. Яшьләр белән очрашуга якташыбыз, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, “Өмет” республика гәзите журналисты Алсу Хәләф кызы Төхвәтуллина һәм “Кызыл таң” гәзите мөхәррире урынбасары, БР атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Флүн  улы Гәрәев килде. Чакырылган кунаклар укучыларга үз тормышлары, студент еллары, һөнәрләре, яраткан эшләре, иҗади уңышлары турында сөйләделәр, кызыклы кешеләр белән очрашулары турындгы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Журналист булырга теләсәгез, нәрсәләрдән һәм кайдан башларга? Кайсы уку йортына керергә? Уңышлы журналист булу өчен үзегездә нинди һөнәри күнекмәләрне үстерү мөһим? Яхшы һәм көнүзәк репортажны ничек ясарга? Очрашуда катнашучылар шушы  һәм башка бик күп җитди һәм җитди булмаган сорауларга   җаваплар алды. Туган як турында яңгыраган  җырлар һәм шигырьләр чараны тагын да ныграк җанландырып һәм ямьләндереп җибәрде.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: