ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2022, 12:25

Республика конкурсында призер исемен яулап

22-25 сентябрь көннәрендә Чишмә районының “Салих” социаль-сәламәтләндерү үзәгендә география укытучылрының алтынчы төбәкара слеты үтте.

Республика конкурсында призер исемен яулап
Республика конкурсында призер исемен яулап

Анда катнашучылар арасында төбәкнең шәһәр һәм районнарыннан һәм Чувашстаннан, Тамбов өлкәсеннән килгән илледән артык укытучы бар иде. Рус географик җәмгыятенең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлеге тәкъдиме белән оештырылган география укытучыларының беренче слеты 2016 елда Белорет районында үткән иде. Ул вакытта Агыйдел елгасының күркәм табигатьле ярында республиканың шәһәр-районнарыннан килгән 40 команда җыелган иде. Артабан инде слетлар Бөре, Туймазы, Ишембай һәм Чишмә районнарында үтте. Соңгы елларда география слеты форматы сизелерлек үзгәрде. Башта палаткалы булса, хәзер ул стационарга әверелде һәм М.Акмулла исемендәге университетның “Салих” социаль-сәламәтләндерү үзәгендә үтә. Быел география укытучылары санлы картография турында лекцияләр укыдылар, бу фәннең теоретик, методик һәм практик аспект-юнәлешләре турында белделәр. Шулай ук семинарлар вакытында география укытучысының укучыларда экологик үзаңны формалаштырудагы роле һәм бу фән буенча белем бирүдә метапредмет ысулы тикшерелде. Педагоглар проект сессияләрендә актив катнашып, социаль һәм икътисади географияне укытуның, аның буенча уен технологияләрен кулланып дәрестән тыш чаралар оештыруның көнүзәк мәсьәләләрен тикшерделәр. Слетта катнашучылар өчен “Торатау” геопаркына бер көнлек экскурсиягә бару да кызыклы булды. Алар Башкорт сода компаниясе биләмәсендә урнашкан геолог Иван Скуин исемендәге таш музеенда һәм Торатау шиханы итәгендә дә булдылар, Гафури районындагы “Красноусол” курортында “Усолка” географик киселешен карадылар. Артабан Имәндәш авылында “Башкортстан Республикасы үзәге” географик ноктасына барып, башкорт хакының көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштылар, “Акташ” һәм “Уклы Кыя” табигать һәйкәлләренә җәяүләп һәм атларга атланып бардылар. Шулай ук Чишмә районында Турахан һәм Хөсәенбәк мавзолейларын да үз күзләре белән күреп кайтты алар. Слетны ябу тантантасында “Иң яхшы география кабинеты” конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең география укытучысы һәм кабинет мөдире Лилия Әнфир кызы Макулова төбәктәге гомум белем бирү учреждениеләре арасында игълан ителгән республика күләмендәге бу бәйгенең призеры булды. Без аны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм артабан да иҗади уңышлар телибез.

Автор:Вероника Дәүләтова, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директорының укуукыту эшчәнлеге буенча урынбасары.
Читайте нас: