

Бүген, 5 октябрьдә, Чакмагыш гимназиясендә чираттагы Дублер көне үтте. Иртән-иртүк гимназия коридорларында бәйрәм кәефе хөкем сөрде: ата-аналар һәм балалар кытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга ашыкты, чәчәкләр бүләк иттеләр. Гимназиядә көн буена өлкән сыйныф укучылары хуҗа булды. Алар барлык дәресләрне һәм тәнәфесләрне укучылар белән бергә үткәрде. Дублер көне – 10-11 сыйныф укучылары өчен укытучы хезмәтенең никадәр авыр һәм җаваплы икәнен аңларга ярдәм итә торган көн. Өлкән сыйныф укучылары бу көнне дәресләр үткәрде, мәктәп хакимияте составына керделәр, төрле «проблемаларны» хәл итү өстендә эшләделәр. Ә укытучылар исә бу көнне укучылар ролендә булды. Укучылар оештырган квест-уен һәркем өчен сюрприз булды. Көн ахырында гимназия директорының дублеры И.Низамов йомгак ясады һәм алдынгы "укучыларга"га грамоталар тапшырды. Бүгенге көн бик файдалы һәм бик кызыклы үтте.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Чакмагыш гимназиясенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.