ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 октябрь 2022, 09:50

Хәрби госпиталь ачу нияте бар

Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Украинадагы махсус операция барышында җәрәхәтләр алган Шәйморатов исемендәге батальон яугирләре һәм аларның гаиләләре белән очрашу барышында республика башкаласындагы берәр дәваханә базасында Шәйморатов, Доставалов исемнәрендәге батальоннарда, “Барс” отрядында хезмәт бурычларын үтәгәндә яраланган якташларыбызны дәвалау өчен госпиталь ачу тәкъдиме белән чыкты.

Хәрби госпиталь ачу нияте барХәрби госпиталь ачу нияте бар
Хәрби госпиталь ачу нияте бар

“Моның өчен бездә тиешле барлык шартлар да бар, хәтта ялан госпиталендә тәҗрибә туплап, Донбасс төбәгендә булып кайткан яхшы әзерлекле хиругларыбыз да бар,” – диде ул.

         Республика Башлыгы шулай ук Русия Оборона министрлыгы белән яралы яугирләрне дәвалауны оештыру һәм реабилитацияләү мәсьәләләре турында фикер алышырга ниятләвен билгеләде.

 

         Фото һәм мәгълүмат “Башиформ” сайтыннан алынды.

Автор:Индира Латыйпова әзерләде.
Читайте нас