ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 октябрь 2022, 06:30

Укытучы заман белән бер сулышта

Русия мәгарифен модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, заман таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы укыту, нәтиҗәле мәгариф системасын булдыру мәгарифне модернизацияләүнең төп бурычы булып тора. Бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру төп үзгәрешләр контекстында  мәктәп мәгарифе һәм тормышы юнәлешен яңарту,  универсаль гамәлләр системасын булдыру, шулай ук гражданлык, полиэтник, полимәдәният үзенчәлекләрен  формалаштыру   карала.  Шуңа бәйле мәктәптә белем бирүгә яңа бурычлар куела, аларны хәл итүгә өченче буын стандартлары юнәлдерелгән. Шуларның берсе – Русия Федерациясенең мәгариф киңлеген тәэмин итү.

Укытучы заман белән бер сулыштаУкытучы заман белән бер сулышта
Укытучы заман белән бер сулышта

Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы яңа федераль дәүләт мәгариф стандартларын раслады (ФГОС). Ул – бөтен Русия буенча белем бирү учреждениеләре өчен (авыл мәктәбеннән алып Мәскәү дәүләт университетына кадәр) кагыйдәләр җыентыгы. Стандартлар нигезендә методик әсбаплар, уку материаллары һәм башка профильле әдәбият булдырыла. ФГОС булмаса, мәгариф системасында  системалылык, төгәллек   булмас иде, чөнки стандартларны төрле закон актларында, кайвакыт һәр төбәктә аерым ныгытырга туры килер иде.

Мәктәп өчен яңартылган ФГОС таләпләре агымдагы елның 1 сентябреннән үз көченә керде һәм башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирү эшчәнлекләренә кагылды. 2022 елда беренче һәм бишенче сыйныфларга кабул ителгән балалар яңа стандартлар буенча укый.

ФГОСның яңа редакциясенең төп аермасы – конкретлаштыру. Һәр  таләп   ачык итеп әйтелә, предмет нәтиҗәләре төгәл  күрсәтелә. Укучы нәрсә белергә һәм аңларга тиешлеге аңлашыла. Мәсәлән, “Информатика”  предметы кысаларында Python, Паскаль программалаштыру телләрен һәм башкаларны аңларга кирәк.

Педагогик хезмәткәрләрнең эшчәнлеген бәһалау нигезендә биләгән  хезмәт вазыйфасына туры килүен билгеләү максатыннан  аттестацияләү үткәрелә, төрле дисциплиналар һәм юнәлешләр буенча  квалификация күтәрү курслары уза. Педагоглар республика семинарларында, вебинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнаша.  Гомуми  һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә  методик берләшмәләр  эшли.

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә  яшь педагоглар өчен “Укытучы-укытучы” дигән остазлык ярдәме оештырылды. Аның максаты – яшь белгечләргә аларның һөнәри осталыгын үстерүдә ярдәм итү. Ел саен яшь  белгечләргә 30 000 сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Шулай ук 3 ел дәвамында аларга  йөкләнеш өчен 30% күләмендә артыклык коэффициенты билгеләнгән.

Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗади тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри осталыкларын үстерү максатыннан “Ел укытучысы – 2022” район конкурсы үткәрелде. Анда 11 укытучы катнашты. Җиңүчеләр 2023 елда республика конкурсында катнашачак.

“Башкортстанның 2022 ел укытучысы” конкурсының республика этабында 2 укытучы катнашты. Алар катнашучылар дипломнарына лаек булдылар. “Башкортстан мәктәбе директоры-2022” республика конкурсында безнең  районнан 2 директор катнашты. Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры А.Р. Бикмөхәммәтов  әлеге конкурста җиңүче, ә гимназия директоры И.Ф.   Шәйдуллин   призер булды.

2022 елда мәгариф өлкәсендә “Мәгариф”, “Демография”, Русия Федерациясенең “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасының белем бирү инфраструктурасын камилләштерүне, педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарәче кадрларның һөнәри осталыгын арттыруны һәм белем бирү системасының эчтәлеген үстерүне тәэмин итүче илкүләм проектларын гамәлгә ашыру эше дәвам итә.

 Мәгариф системасында үткәрелә торган барлык үзгәрешләрнең максаты –һәр баланың сәламәтлеген һәм үсешен тәэмин итә торган  уку һәм тәрбия шартларын булдыру, аның иҗади фикерләү сәләтен ачу һәм стандарт булмаган карарлар табу,  һөнәри юл сайлау.  Бүген укытучы заман белән бер сулышта булырга тиеш. Яшьләр яңалыкка омтыла, алар белән эшләр өчен бөтенебезгә бер фикердә булырга кирәк. Шул вакытта гына аларны нәрсәгә дә булса өйрәтеп була. Без һәрчак яңага омтылсак, өйрәнсәк,  заманга һәм укучыларыбызга туры килсәк, һичшиксез, бу мөһим максатка ирешә алырбыз.

Укытучы – әхлаклылык, зыялылык үрнәге. Кешенең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге – мөгаллимнәр кулында. Хөрмәтле укытучылар һәм педагогика хезмәте ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән ихлас котлыйм! Һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен зур рәхмәт.   Безнең район мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак үрнәк. Без сезнең уңышларыгызга сөенәбез һәм киләчәктә дә матур җиңүләр, яңа үрләр телибез. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, иҗади уңышлар телибез.

Автор:Рәсимә Балягова, район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы.
Читайте нас