ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 октябрь 2022, 10:00

Үз куллары белән күңел җылысын биреп

Укытучылар көне – үз гомерләрен иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе –  укытучы хезмәтенә багышлаган кешеләрне хөрмәтләү, рәхмәт белдерү өчен тагын бер матур сәбәп.

Үз куллары  белән күңел җылысын бирепҮз куллары  белән күңел җылысын биреп
Үз куллары белән күңел җылысын биреп

Аларның укучылар тәрбиясенә, аның киләчәк язмышына  керткән өлеше бәһаләп бетергесез. Бүген бәйрәм уңаеннан Аблай авылы мәдәният йортында түгәрәк әгъзалары белән «Укытучыга көзге чәчәкләр бәйләме» дигән  осталык дәресе оештырылды. Билгеле булуынча, иң яхшы бүләк ул – үз кулларың белән ясаган бүләк.  Балалар Г.М. Ибраһимова   җитәкчелегендә  оригиналь композицияләр төзеделәр һәм анда укытучыларга җылы теләкләрләрен,   котлау сүзләрен яздылар. Бүләкләр   төсле һәм матур килеп чыкчы, ә теләкләр изге һәм ихлас булды.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Аблай мәдәният йортының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас