+24 °С
Яңгыр


Шушы көннәрдә Яңа Балтач авылының "Фәридә" мәчетендә хак динебез кануннарын хөрмәт итеп, Аллаһ Раббыбыз кушканнарны үтәп яшәргә омтылучы якташларыбыз гошер сәдакасы җыйдылар. Җыелган көзге нигъмәтләр Уфадагы Русия Ислам университеты – “Галия” мәдрәсәсе шәкертләренә җибәрелде. Динебез һәм ватандашларыбызның рухи үсеше өчен гыйлем алучы шәкертләргә ярдәм иткән барлык якташларны Аллаһы Тәгалә тагын да ныграк зурласын, бу яхшы гамәлләре өчен савапларын кабуллардан кылсын, дип телиләр гошер сәдакасын җыюны оештыручылар.