ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
6 Октября 2022, 05:25

Мәшәкатьле булса да, отышлы

Район хуҗалыкларында бүген техник культуралар уңышын җыю тәмамлануга бара инде. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар күрсәтүенчә, әле башлыча кукурузны силоска салып бетереп киләләр, көнбагыш суктыру, шикәр чөгендеренең татлы тамырын казып алу киң колач ала бара.

Мәшәкатьле булса да, отышлыМәшәкатьле булса да, отышлы
Мәшәкатьле булса да, отышлы

Баллы тамырны җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә дә ярыйсы ук мәйданнарда үстереп алдылар. Игүе мәшәкатьле булса да, табыш китерү ягыннан отышлы булган әлеге продукцияне үстерү быел – ике айдан артык явымтөшем күрелмәгән, өстәвенә үтә кызу һава шартларында игенчеләр алдына зур сынау куйды. Яхшылап эшкәртелгән, ашламаланган туфракка орлыкның яхшы сортлысын оптималь вакыт аравыгында күмдерергә өлгерү, үсентеләрне тукландыру, химик утау үткәрү, рәт араларын яхшылап эшкәртү, төрле чирләргә һәм зарар китерүче бөҗәкләргә каршы чаралар күрү нәтиҗәсез калмады, әлбәттә – әле хуҗалыкта казып алынган татлы тамырның гектар куәте елына күрә ярыйсы ук күрсәткеч белән (330 ар центнер) сөендерә. Ә бит тиешле вакытында яңгырлар да явып торса, бу күрсәткечләрнең күпкә югарырак булачагына ышаныч зур иде. Безнең эшче төркем базылыларның бишенче бригадасында – Иске Биккенә авылы янәшәсендәге 118 гектар мәйданны биләгән шикәр чөгендере басуында баллы тамыр уңышын җыю мәлен тап итте. Үзенә беркетелгән “Холмер” маркалы татлы тамыр казып алу комбайнын яхшылап көйләп әзерләп, хуҗалыкның тәҗрибәле, булдыклы механизаторларыннан берсе Ришат Әхмәтҗанов шушы басудан барлыгы 4853 тонна татлы чимал казып чыгарырга өлгергән, аның 970 тоннасын Раевка шикәр заводына озатканнар иде инде. Бу көнне ул үзенә алмашчы Фидан Даяновка эш серләрен аңлатып, татлы тамыр казып алуны ике сменада оештыруга күчтеләр. Соңгы рәтләрне казып алу барышында без аларны янәшә бастырып фоторәсемгә төшереп алдык. Артабан комбайн Рапат авылы юнәлешендәге 75 гектарлы басуга күчте. Бригада агрономы Фоат Зәйнуллин биредәге эшчәнлектән үтә канәгать иде. –Ришат үз эшен яхшы белә: комбайны көйле, уңышны җыеп алуда югалтуларга юл куймыйча эшли, – диде Фоат Филарит улы әңгәмәбез барышында. – Бирегә салынган тырышлыкны санаписәпләп бетерерлек түгел, һәм, әлбәттә, быелгы елда гына түгел, башка елларда да һәр чөгендер мотлак казып алынып озатылырга тиешлеген аңлап эшлибез. Егетләребез үзләреннән торганны яхшы белә һәм берсенә дә сүз тидерерлек түгел. Фидан да үзен тик яхшы яктан гына күрсәтер, дип өметләнәбез. Янәшәдә генә кукуруз силосының чираттагы өемен тыгызлап бетереп ябу белән мәшгуль игенчеләрнең тырышлыгына да сокланып уздык. Мал азыгының сыйфатлы мул запасы алда торган кышлату чорында да югары продукция җитештереп, хуҗалык икътисадына ярыйсы керем булып кайтачагы бәхәссез. Басу-кырлар бушап калган саен алар өстендә туфракны алдагы ел уңышын үстереп алуга әзерләүче тракторлар гөрелтесе тарала. Яхшылап тәрбияләп әзерләнгән мәйданнарга чәчелгән уҗым культуралары да тигез шытымнар биреп сөендерә. Болар барысы да имин киләчәгебезгә ишарәли. Игенчеләребез алда да сынатмас, ил куәтен арттыру хакына белементырышлыгын тулысы белән эшкә бирер, дип өметләнәбез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас