ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
7 Октября 2022, 05:20

Тырышлыклар бушка китмәде

“Үзәк” машина-технология станциясенең “Знамя” бүлекчәсендә шикәр чөгендерен казып алу кызу темплар белән колач алды.

Тырышлыклар бушка китмәдеТырышлыклар бушка китмәде
Тырышлыклар бушка китмәде

Яңа Коты һәм Бикмәт авыллары арасындагы 114 гектар мәйданны биләгән басуда безнең эшче төркем татлы тамыр уңышын җыю барышын тап итте. Бүлекчә җитәкчесе Рушан Ревенер улы Усмановның эш барышы белән үтә канәгатьлеге йөзендә үк чагылып тора иде. Бу көнне малларны җәйләүдән кышкы асрауга кайтару башлану сәбәпле ул безнең белән аралаша алмады, фермага ашыкты. Бүлекчә агрономы Илдар Даутов белән әңгәмәләшү барышында тамыразыкны тагын берничә басуда урнаштырулары, корылыкка карамастан, ярыйсы гына уңыш үстереп алуга ирешүләре турында хәбәрдар булдык. Татлы тамыр казу белән “Холмер” маркалы комбайнда сменалап булдыклы механизаторлар Рәфыйк Сәлимов һәм Илшат Смаков мәшгуль икән. Яныбызга килеп җиткәч, комбайнны берничә минутка туктатып торып, Рәфыйк Җәвит улы белән агроном Илдар Таһир улын янәшә бастырып фоторәсемгә төшереп алдык. Уңган механизатор эш барышыннан канәгать, комбайн да сынатмыйча эшли. Чагыштырмача кыска вакыт арасында казып алынган чөгендер өемнәре шактый арта төшүе аның уңышының ярыйсы гына булуына ишарәли. Чынлап та, бу көнгә һәр гектар уртача 350 шәр центнер төшеп биреп сөендерә икән. Айлар буе дым әсәре дә күрмичә кызу кояш нурлары астында шундый уңыш үстереп алу өчен механизаторларга шактый тырышлык салырга туры килүе күзгә бәрелеп тора. Илдар Таһир улы белән чөгендер өемнәрен дә карап үттек. Башка еллардагы кебек үк булмаса да, тамыразыклар вак та түгел, шикәрлелеге дә яхшы күренә. Димәк, салынган тырышлык бушка китмәгән. Тиздән аны эшкәртү предприятиеләренә озата башлаячаклар һәм хуҗалык кассасына кайтачак акча хезмәт кешеләренең фидакарь хезмәте өчен бәһа булып барып җитәчәге бәхәссез. Басудан кузгалып киткәндә комбайн чираттагы тапкыр тулган бункерыннан тамыразыкны өемгә бушатып калды. Хезмәт дәрте дәвам итүе аеруча куаныч тудыра.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас