

Тантананы Рәүис Сабитов җыр белән ачып җибәрде. Чарага үзәк дәваханә баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова, муниципаль район советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, Калмашбаш авыл Советы биләмәсе башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев катнашты. Кунакларны милли костюмнар кигән сылулар күмәч, чәк-чәк һәм кымыз белән каршыладылар. Шушы сөенечле вакыйгага авыл халкы да бик сөенде, шушы шатлыклы вакыйгага сөенеп Надежда-Нәфисә апа Гомәрова шигырь юллары белән белдерде.
Коридордан берәү атлап килә
Кем дисезме...Шәфкать туташы
Ак халаттан... Ак фәрештә сыман
Бу йортның бит алар хуҗасы
Ак күңелле.. Ә куллары
Шулар бирә җанга дәваны
Мең өлеше белән үзләренә кайтсын иде
Әҗер савабы
Шәфкать нуры кебек. Исемнәре
Шуңа да бит шәфкать туташы
Соң мизгелдә гомер өләшүче
Алар, гүя, тормыш тоткасы.
Постта торган солдат кебек,
Үтә сезнең һәр гомер.
Сезгә сәламәтлек теләп,
Күпләр дога кыладыр.
Озак хезмәт итсен бу йорт,
Без килгәләп торырбыз,
Еш килмәбез, сезне борчып,
Тик сез исән булыгыз! – ди ул хаклы ялга киткән Ира Тимерҗан кызы Фәхретдинова, фельдшер Раилә Әнвәр кызы Рамазанова һәм яшь шәфкать туташы Илүзә Фаат кызы Абубакировалар турында.
Артабан чараның иң мөһим вакыйгасына да вакыт җитте: килгән кунаклар барлык заман таләпләренә җавап биргән пунктны ачтылар. Биредә халыкка беренче медицина-санитар ярдәмен күрсәтү, авыруларны кабул итү өчен барлык уңайлыклар да булдырылган яңа җиһазлар урнаштырылган: йөрәкне тикшерү өчен аппарат, дефибриллятор, глюкометр, үлчәү/үлчәгеч, буй үлчи торган җиһаз (ростомер). Хәзер авыл халкы уңайлы шартларда төрле дәвалану процедуралары, профилактик тикшеренү, хәтта диспансеризациянең дә башлангыч этабын монда үтә ала. Бәләкәй балаларга патронажга йөрүләр дә җайга салынган. Авыл халкы бу бинаның ачылуына бик шатлыклы булуын белдерделәр.
Калмашбаш авылы халкы өчен бу бина бары тик профилактикалау өчен генә килү урыны булсын.