ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
12 октябрь 2022, 11:10

“Чәчкә ат, Республикам!”

Республика көне уңаеннан Чакмагыш гимназиясендә “Чәчкә ат, Республикам!” –  дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы үтте.

“Чәчкә ат, Республикам!”“Чәчкә ат, Республикам!”
“Чәчкә ат, Республикам!”

Ул Балалар сәнгать мәктәбендә гомум һәм өстәмә белем бирү учреждение укучылары арасында туган як белән кызыксынучанлык, мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү максатында оештырылды. Балалар үзләренең рәсемнәрендә республикабызны үзләре күргәнчә һәм тоемлаганча сурәтләде, аның матур табигатен, киң кырларын, умарталыкларын, елга буйларын, ялан-кырларын тасвирладылар.

         Бәйге җиңүчеләре түбәндәгечә билгеләнде.

         1 дәрәҗә лауретлар: 7А сыйныфыннан Алина Хәлитова, 1А сыйныфыннан Арина Ахунова.  

         2 дәрәҗә лауреат дип 1А сыйныфы укучысы Аделия Халикова табылды.

         3 дәрәҗә лауреат – 1А сыйныфыннан Амелия Шәйдуллина. Ә “Үзенчәлекле эш” номинациясендә 1А сыйныфы укучысы Айлана Шәйдуллина билгеләнде. Конкурста катнашкан барлык укучылар да грамоталар белән бүләкләнде.

 

         Фото һәм мәгълүмат Чакмагыш гимназиясенең “Бәйләнештә” челтәрендәге  сәхифәсеннән алынды.

Автор:
Читайте нас