ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 октябрь 2022, 09:30

ГТО нормативларын яхшы күрсәткечләргә тапшырдылар

Бүген  Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы буенча янгын сүндерү-коткару отряды  хезмәткәрләре Әтиләр көненә багышланган “ГТО” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивалендә катнашты.

ГТО нормативларын  яхшы күрсәткечләргә тапшырдыларГТО нормативларын  яхшы күрсәткечләргә тапшырдылар
ГТО нормативларын яхшы күрсәткечләргә тапшырдылар

 Аны оештыручылар һәм ярышларда катнашучылар хәрәкәт активлыгы, физик культура белән шөгыльләнү һәркемгә файдалы һәм кирәкле, дип саный. Шуңа күрә спорт чарасында катнашучы хезмәткәрләр, үзләрен сынап карарга дип, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә җыелды. Алар комплексның 8 нормативын тапшырдылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас