

Зиратлар – изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары жирләнгән. Аларны чистарту өмәсендә катнашу мәрхүм туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә зур хөрмәт ,билгесе дә булып тора. Авылыбызда өмә үткәрү турындагы инициативаны авылдашлар бердәм хуплады. Зиратны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрбере безнең изге бурычы. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип булачак. Чуртанбаш авылы зиратын чистарту буенча соңгы елларда зур эшләр башкарыла. Быел да әлеге өмәдә катнашучыларның саны күп булу безне тагы да сөендерде. Зиратны чистарту өчен вакытларын табып төрле район һәм шәһәрләрдән кайтучылар күп булды. Картаеп корыган тополь агачлары, үрчегән чаганнар, үләннәр йөрәкләрне әрнетеп тора иде. Чистарткан чүпләрне тракторга төяп түгелде. Зират – ул авылның йөзе, диләр. Элек-электән әлеге авылда кем яшәгәнен беләсең килсә, зиратына барып кара, дигәннәр бит. Халык шуны онытмасын иде. Матур тра дициягә әверелгән мондый өмәләр киләчәктә дә дәвам итәр, дигән өметтә калабыз. Изге юлда, изге теләктә булучыларның киләчә-ге якты була. Хөрмәтле авылдашлар, бердәм булсак, барлык эшләрне жиңеп чыгарбыз. Авылыбызга ешрак кайтып йөрегез. Ул ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, күңелләребез дә тыныч булачак. Өмәдә катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәт житкерәбез.