+28 °С
Болытлы


Бүген райондагы Гаилә хезмәте психологы “Бәхет – ана булу” программасын тормышка ашыру чикләрендә район үзәк дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясендә йөкле хатын-кызларга чираттагы тренинг дәрес һәм консультация үткәрде. Чара барышында булачак әниләр анкета тудырдылар, бала тудыруга әзерлек, борчылулар һәм бу халәттән ничек котылу турында әңгәмәләштеләр. Очрашу азагында гүзәл затлар җылы теләкләр әйтеп, бер-берсенең күңелләрен күтәрде, күтәренке кәеф бүләк итте.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: райондагы Гаилә хезмәтенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.