ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
14 октябрь 2022, 04:55

Мәктәп укучыларына белем алу өчен яңа киңлекләр ачыла

Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында районыбызда 9 инновацион санлы белем бирү үзәге уңышлы гына эшләп килә. Үсеш ноктасы – уз заманча корылмалар белән яңартылган Санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре . Агымдагы уку елында алар Аблай, Тозлыкуш, Юмаш, Үрнәк урта мәктәпләрендә ачылды.

Мәктәп укучыларына белем алу өчен яңа киңлекләр ачылаМәктәп укучыларына белем алу өчен яңа киңлекләр ачыла
Мәктәп укучыларына белем алу өчен яңа киңлекләр ачыла


12 октябрьдә Чакмагыш гимназиясенең Үсеш ноктасында укучыларга “Һөнәрләр шоуы” ның яңа чыгышы тәкъдим ителде. Ул “сорау-җавап” форматында үтте. Һөнәри экспертлар укучылар белән Русия авыл хуҗалыгы турында әңгәмә алып барды. Гимназия укучылары үз эшенең осталары – агрономлар белән танышып, үзләренә файдалы мәгълүмат алды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас