ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
17 октябрь 2022, 10:10

Иртәнге аш – сәламәтлек нигезе

Пешекче һөнәре – зур осталык, түземлелек, көч таләп итә торган хезмәт. Бу эштә очраклы кешеләр калмый.

Иртәнге аш – сәламәтлек нигезеИртәнге аш – сәламәтлек нигезе
Иртәнге аш – сәламәтлек нигезе

Бигрәк тә балалар бакчасында, мәктәптә балаларны тәмле ашлар белән кызыктыру – үзе бер сәнгать. Халыкара пешекчеләр көне алдыннан Тозлыкуш урта  мәктәбе укучылары “Сәламәт иртәнге аш” акциясенә актив кушылдылар. Билгеле булуынча, сәламәт туклану баланың үсешендә мөһим роль уйный һәм нәкъ  балачактан  дөрес туклану нигезләре салына. Иртәнге ашны үз сәламәтлеген кайгырткан кеше калдырмаска тиеш. Акциядә катнашучы укучылар  дөрес туклану –сәламәтлек ачкычы икәнлеген аңладылар.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Тозлыкуш урта мәктәбенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас