ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь 2022, 15:25

Балалар иҗатка тартыла

“Әкият” балалар бакчасында   “Көз патшабикәсе” иҗат конкурсы үтте

Балалар иҗатка тартыла
Балалар иҗатка тартыла

Район үзәгенең 4нче санлы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре зур теләк белән “Көз патшабикәсе” исемле уртак иҗат конкурсында катнаштылар.  Алар  яфраклар, ботаклар, яшелчәләр, кипкән чәчәкләр кебек  материаллар кулланып һәм үзләренең бай фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен эшкә җигеп, көз темасына кул эшләре ясаган. Барлык эшләнгән әйберләр дә көзге әкияттәй үзенчәлекле, кабатланмас һәм кызыклы булулары  белән аерылып тора.

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Мондый конкурслар мәктәпкәчә учреждениене һәм гаиләне берләштерүгә ярдәм итә, уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итә.   

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: