Эчкечелек, тәмәке тарту, наркоманиянең зыяны турында барыбыз да беләбез. Бу зарарлы гадәтләр кешеләргә һәм аларның гаиләләренә күп бәла китерергә мөмкин. Начар гадәтләр аркасында гомер озынлыгы да шактый кыскара. Бигрәк тә авызына тәмәке капкан яшүсмерләрне күргәч , яшь организмның күпме зарарлы матдәләргә дучар булганын уйлыйсың. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллану үзеннән тыш, янәшәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә зур зыян сала. Тәмәке тарту, спиртлы эчемләкләр һәм наркотикларга бәйлелеккә каршы профилактикалау айлыгы кысаларында Иске Бәшир авылы модельле китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары белән ачыктан-ачык сөйләшү сәгате уздырылды. Аның барышында укучыларга “Сәламәтлек һәм начар гадәтләр” дип аталган видео-презентация тәкъдим ителде. Чара “Спорт белән шөгыльләнү – модада” дигән флешмоб белән тәмамланды.