ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2022, 11:35

Аскар – төбәк Башлыгы стипендиаты

Русия халыклары мәдәнияте елында – лаеклы казаныш

Аскар – төбәк Башлыгы стипендиаты
Аскар – төбәк Башлыгы стипендиаты



Уфада М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында “Башкортстан өмете-2022” дип исемләнгән сәләтле балалар форумы үтте. Чара барышында 2022-2023 уку елында аеруча сәләтле балалар өчен билгеләнгән Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясенә лаек булучы җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.
Форумда төбәкнең мәгариф һәм фән министры А.В.Хаҗин, Русия дәрәҗәсендәге олимпиадалар һәм конкурсларда җиңү яулаган яки призер булуга ирешкән балалар, аларның остазлары, Башкортстанның әйдәүче югары уку йортлары ректорлары катнашты.
Форум чын мәгънәсендә балалар өчен бәйрәм – сәләт, шәхес, төрле юнәлешләрдәге иҗади мөмкинлекләр үсеше бәйрәме булды. “Сәләтле кешеләр фән һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертә, ә талантлы балалар – тоташ җәмгыятебез потенциалы”, – дип билгеләде үз чыгышында төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Форум чикләрендә төрле чаралар оештырылды. Алар арасында: “Инвестиум” белем бирү сессиясе, “Заман таләпләренә җавап: сәләтле балаларны үстерү һәм аларга ярдәм системасы” ачык дискуссиясе, Уфа шәһәре буйлап экскурсия, шулай ук бәйрәм концерты һәм форумда катнашучыларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Бүләкләр үз лаеклы хуҗаларын тапты, балаларның тырышлыгы тиешенчә бәһаланды!
Бу зур чарада Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбеннән баян классы укучысы Аскар Әхмәтов һәм аның укытучысы Рәйсә Әхмәд кызы Латыйпова катнашты. Иҗади эшчәнлектәге зур уңышлары һәм сәнгать мәктәбендәге яхшы укуы өчен Аскар Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясенә лаек булды.
Без Аскарга һәм аның укытучы-остазы Рәйсә Әхмәд кызына сезнең һәр көнегез тырышлыгыз, ныкышмалыгыгыз һәм уңышка омтылышыгызның лаеклы бүләге булсын дип телибез. Якыннарыгыз белән уртаклашкан бу җиңүегез шатлыгы сезне алда көтеп торган яңадан-яңа казанышларга һәм уңышларга дәртләндерсен, яңа максатлар куюга омтылдырсын иде.
Район Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчелеге һәм коллективы Уфага форумга баруны оештырырга ярдәм иткән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәсимә Зәлиф кызы Баляговага ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, аңа ныклы сәламәтлек, эшчәнлегендә уңышлар тели.

Автор:Альбина Әхмәтова, Балалар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары.
Читайте нас: